САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Яшәү рәвеше дә дәва була ала

Артериаль гипертонияне дәвалауда сәламәт яшәү рәвеше мөһим роль уйный. Ул барлык авырулар өчен дә беренчел этап булып тора һәм бик аз чыгымнар белән яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Сәламәт яшәү рәвеше дигәндә, без йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты, инсульт, йөрәк һәм бөер җитенкерәмәвен кисәтүче аерым чараларны үтәүне күздә тотабыз. Аның төп...

Артериаль гипертонияне дәвалауда сәламәт яшәү рәвеше мөһим роль уйный. Ул барлык авырулар өчен дә беренчел этап булып тора һәм бик аз чыгымнар белән яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Сәламәт яшәү рәвеше дигәндә, без йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты, инсульт, йөрәк һәм бөер җитенкерәмәвен кисәтүче аерым чараларны үтәүне күздә тотабыз.
Аның төп кагыйдәләре ниндиләр соң? Симерүнең гипертония һәм шикәр чирен китереп чыгаруын инде яхшы беләбез. Артериаль кан басымы югары булганнарның күпчелегенең гәүдә авырлыгы нормадан артык. Симерүнең май муен, эч, күкрәк өлешенә җыелган төре май алмашы бозылган, шикәр диабеты, гипертония белән авыручы кешеләргә хас. Шуңа күрә артериаль кан басымы белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы булып артык авырлыктан котылу тора. Аны киметү программасы үз эченә түбән калорияле, аз майлылыктагы азыклар куллану, югары физик активлыкны ала. Икенчедән, сәламәт булыйм дисәң, тоз куллануны киметергә кирәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, артериаль кан басымының күләме турыдан-туры кулланылган тоз күләменә бәйле. Күп кеше аны кирәгеннән артык куллана. Кан басымын түбәнәйтү өчен, тозны бер көнгә 5 граммнан (1 чәй калагы) арттырмаска кирәк. Бу киңәшкә бигрәк тә өлкәннәр, йөрәк һәм бөер җитенкерәмәве белән интегүче пациентлар игътибарлы булырга тиешләр. Томат, зәйтүн, соя соусы, бисквит, сыр, коймак, томат согы, фасоль, шпинат, ветчина, соуслар, әзер ашларда тоз күп була. Шуңа күрә аларны кан басымлы кешеләр рационнарыннан алсалар яхшы. Даими физик күнегүләр шулай ук кан басымын төшерергә ярдәм итәләр. Ләкин спортның талчыктыра торган төрләре белән шөгыльләнергә кирәк түгел. Җәяү йөрү, йөзү, велосипедта йөрү файдалы. Физик күнегүләр даими, якынча атнага 3-4 тапкыр 20-30 минут булырга тиеш. Алар йөрәк-кан тамырлары авырулары ихтималын киметеп кенә калмыйлар, кәефегезне дә шактый яхшыртачаклар. Кешенең сәламәтлегенә үтергеч тәэсир итүче тагын бер фактор - тәмәке тарту. Никотин тәэсирендә йөрәк тибеше ешая, тамырлар кысыла, атеросклероз барлыкка килә. Тәмәке тартучылар арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү очраклары тартмаучыларга караганда ике тапкырга артыграк. Моннан тыш, тәмәке тарту үпкә, сидек куыгы рагын китереп чыгарырга мөмкин, периферик артерияләрне зарарлый. Махсус диета саклау да кан басымын санаулы атналар эчендә төшерергә мөмкинлек бирә. Бу диета үз эченә үсемлек аксымы, магний, кальций, калий кебек микроэлементлардан торган, аз майлылыктагы продуктларны ала. Яшелчә, җиләк-җимешләр, майсызландырылган сөт продуктлары, балык, майсыз иткә өстенлек бирергә кирәк. Ешрак, аз-азлап ашау яхшы. Көнлек азыкны дөрес бүлү дә мөһим: иртәнге аш - 20, көндезге - 40, кичке аш - 10 процент. Соңгысы йокларга кимендә ике-өч сәгать кала ашалырга тиеш. Стресслар - заман чире. Кире эмоцияләрне тәмәке тарту, алкоголь, артык ашау белән басмаска тырышырга кирәк. Йога, медитация, гипноз кан басымын күтәрүче матдәләрнең күләмен киметә.
Бу чараларны кулланганнан соң да кан басымы төшмәсә, төшенкелеккә бирелмәгез, сәламәт яшәү рәвешен дәвам итегез. Ул йөрәк авыруларын кисәтергә, кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев