САРМАН
  • Рус Тат
  • Ярышлар булып кына тора

    21 нче январьда Жәлил поселогының чаңгы базасында "Җәлилнефть" идарәсенең цехлары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Чаңгычылар төрле яшь төркемнәрендә һәм дистанцияләрдә көч сынаштылар. 35 яшькә кадәрле спортчылар арасында спорт мастеры Татьяна Сәгыйдуллинага (ЦДНГ-6) тиңнәр булмады, ул финишка беренче булып килде. Эльвира Рахманова - II, Зөлфия Зәкиева - III урында. 35 яшьтән...

    21 нче январьда Жәлил поселогының чаңгы базасында "Җәлилнефть" идарәсенең цехлары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Чаңгычылар төрле яшь төркемнәрендә һәм дистанцияләрдә көч сынаштылар. 35 яшькә кадәрле спортчылар арасында спорт мастеры Татьяна Сәгыйдуллинага (ЦДНГ-6) тиңнәр булмады, ул финишка беренче булып килде. Эльвира Рахманова - II, Зөлфия Зәкиева - III урында. 35 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә җиңүче исемен спорт мастерлыгына кандидат Фирая Тимербаева (ЦДНГ-7) яулады. Роза Назарова (ЦППД-2) - II, Минзифа Хәлиуллина (ЦКППН-1) III урыннарны алдылар. 19-39 яшькә кадәрле ир-егетләр арасында чемпион исеменә Александр Семенов (УПО-АУ) лаек булды. Аннан 0,5 секундка гына калышып, II урынны - Ренат Сөләйманов (ЦКППН-2), III урынны Руслан Фәсхетдинов (ЦДНГ-6) яулады. 50 яшькә кадәрле ир-атлар арасында беренче булып Нуриман Хисамов (ЦДНГ-3) килде. Ә аннан өлкәнрәкләр арасында 70 яшен тутырып килүче чаңгычы Нәфис Мәхмуровтан да җитезрәге булмады. Фәрит Миназов (ЦППД-2) - II, Альберт Арсланов (ЦКППН-2) III урынны алдылар. Музыка белгече, ярышларда тавыш операторы вазифасын башкаручы Александр Илюхин да чаңгы юлларында көчен сынап карады һәм бик матур нәтиҗә күрсәтте - финишка дүртенче булып килде. Катнаш эстафетада (2 ир-ат, 1 хатын-кыз) җиңү ЦДНГ-6 чаңгычыларында булды. ЦДНГ-5 командасы - II, ЦДНГ-7 командасы - III урында. Барлык нәтиҗәләргә йомгак ясаганнан соң, командалар беренчелегендә I урынга - ЦДНГ-6, II урынга - ЦДНГ-7, ЦДНГ-3 чаңгычылары III урынга лаек дип табылды.
    Җиңүчеләргә бүләкләрне "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Хәмит Салихов, Рәйхан Шәйхетдинов тапшырдылар.
    Әлеге базада "Татнефть"нең "Транссервис", "Энергосервис", "Стройсервис" оешмалары да чаңгы ярышлары үткәрәләр. Ярышлар оешкан төстә уза. Сарманнан Булат Әхмәдуллин, Шамил Хафизов, Ришат Билалов, Фәрит Гыйльфанов ярышларны үткәрүдә ярдәм итәләр.
    Чаңгы спортын сөючеләр өчен прокат эшли. База хезмәткәрләре Миләүшә Мостафина, Нәзилә Вәлиәхмәтова, Рәмилә Әхмәтвәлиева, Ришат Габидуллин, Артур Газизов, Зоя Сафиуллина, Андрей Филатов үз эшләрен әйбәт башкаралар. Базада - тәртип, чисталык. Ял көннәрендә чаңгыда шуучылар аеруча күп була, буфет эшләп тора. Икенче каттагы стенд ярдәмендә поселокның иң оста чаңгычылары белән танышырга да була. "Чаңгы юллары һәркем өчен ачык, теләгән кеше биредә күңелле итеп ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта ала", - ди Илдар Газизов.

    Безнең чакма
    ташыбыз

    70 - егет чак, дип әйтмим,
    Моны аңлый һәркем дә.
    Тик 70 тә тәтеми бит
    Бу дөньяда һәркемгә.
    Кемдер кырыкка да
    җитми,
    Кемнәрдер 100гә җитә.
    Чөнки гомер юлларында
    Төрлечә ята киртә.
    Берәү тотып бәрә аны,
    Кемдер әйләнеп уза.
    Тотып бәргәннәр тиз ара,
    Сабырлар юлны суза.
    Әйдәгез, Әнвәр
    Алимовның
    Җитмеш еллык юлын
    барлыйк.
    Үрләрен дә һич
    онытмыйк,
    Киртәләрен дә саныйк.
    Дөрес, 70 ел - бик озак
    гомер,
    Сабый чактан көтсә әле
    әче язмыш.
    Тик көчле, сабыр ир-ат
    холкын безгә,
    Күп сынаулар аша, үзе
    бирә авыр тормыш.
    Бирә, дию - бик дөрес
    тә булмас,
    Язмышларны аңлый
    алмасаң.
    Язмыш каккан җилдә,
    елый-елый,
    Күктән бәхет көтеп, җирдә
    аунасаң.
    Сынау арты сынау булган
    Сезгә,
    Туган көннән алып,
    бүген дә.
    Дөрес, ялгыз булсаң,
    бәлкем, сынар идең,
    Фәрештәләр, дуслар
    булганнардыр яныңда.
    Әнвәр Касыймович -
    чынлап, тынгысыз җан,
    Саф җилләре белән,
    буран кайчакта.
    Бистәбезнең горурлыгы
    булган шәхес,
    Шулай булып калсын
    һәрчакта.
    Гомере буе бирде яшь
    буынга
    Тирән акыл белән
    сәламәтлек.
    Һәрбер буын үссә
    сау-сәламәт булып,
    Җәмгыятькә, илгә алда -
    яктылык.
    Ул бит әле безнең актив
    хәбәрчебез,
    Бистәбезгә бирде һәрчак
    яңалык.
    Һәр баланың спорт
    уңышларын
    Газеталар аша укып куандык.
    Тик Әнвәр әфәнденең
    җитмешенә бүген
    Бик ышанасы да килми
    бит әле.
    Чөнки аның һәрчак
    гел егетләрчә,
    Очып-очып, йөгереп
    йөргән мәле.
    Ихлас күңелләрдән
    котлап юбилярны,
    100 яшьлесен телик
    гомернең.
    Бәхет, шатлык,
    сәламәтлек белән,
    Иң аязын гомер көзенең.
    Ә мин Сезгә, Әнвәр
    Касыймович,
    100 яшегезне котлап
    килермен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим