САРМАН
  • Рус Тат
  • Ямьле булсын торган җир

    Сарманда чистарту, төзекләндерү эшләренең баруын күреп торабыз. Өмәләргә үзебез дә чыктык. Шулай да безнең күзгә күренмәгән эшләр дә аз түгелдер. Икеайлыкта ниләр эшләнүе турында сөйләвен сорап, без Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек. - Санитар икеайлык игълан ителүгә, җирлектә штаб төзелде, эшләрнең программасы булдырылды. Һәр оешмага...

    Сарманда чистарту, төзекләндерү эшләренең баруын күреп торабыз. Өмәләргә үзебез дә чыктык. Шулай да безнең күзгә күренмәгән эшләр дә аз түгелдер. Икеайлыкта ниләр эшләнүе турында сөйләвен сорап, без Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллинга мөрәҗәгать иттек.
    - Санитар икеайлык игълан ителүгә, җирлектә штаб төзелде, эшләрнең программасы булдырылды. Һәр оешмага урамнар беркетелде. Җитәкчеләр халык арасында аңлату эшләре алып бардылар.
    Эшләрнең беренче этабында йорт араларын кыш буе җыелган чүп-чардан чистарту оештырылды. Торак милекчеләре ширкәте техника куйды, күп катлы йортларда яшәүче халык та, мәсьәләне аңлап, эштә актив булды. Соңгы ике-өч елда Сарман эчендәге урамнар гына түгел, Әлмәт шәһәре ягыннан керә торган юл, аэропорт территориясе, халык телендә Саз елгасы дип йөртелгән инеш ярлары, плотина буйлары һәм элекке дуңгыз фермасы урыны да чистартыла. Элекке "Сельхозтехника" берләшмәсе территориясендәге оешмалар үз җирләрен чистарттылар. Икеайлыкның икенче этабында, көннәр җылыткач, урамнарда, оешмалар территорияләрендә коймалар буялды, баганалар, бордюрлар агартылды. Муниципаль контракт нигезендә, үзәктәге юлларда 500 квадрат метрдан артык мәйданда чокыр-чакырлар ямалды. Терешкова урамында, ипи кибетеннән Вахитов урамына таба, 500 метр озынлыкта асфальт җәелде. 9 Май бәйрәменә Ял паркында чистарту, төзекләндерү эшләре үткәрелде. Халык яратып йөри торган урын - Минзәлә елгасындагы гидротехник корылма җыелды. "Сарай" операциясе быел да дәвам итә: хуҗасыз, кирәксез сарайлар сүтелә. Алар урынында бик матур итеп бакча ясап куючылар бар. Мәсәлән, Ленин урамының 61нче, 63нче йортларында яшәүчеләр элекке сарайлар урынында яшелчә үстерәләр.
    21 апрельдәге Бөтенроссия өмәсендә актив катнаштык. Бу көнне 2800дән артык кеше, 17 берәмлек техника эшләде. Гомумән, өмәләрдә генә түгел, ел әйләнәсе үз территорияләрен карап, матурлап тотучы оешмалар күбәя. Аграр көллият, "Шәфкать" үзәге, социаль яклау идарәсе, гимназия, мәктәп, балалар бакчалары һ.б. Чәчәкләр утырту, шәхси кибетләр алларын төзекләндерү дәвам итә, машина кую урыннары ясала. Ленин, Куйбышев, Терешкова урамнарында электр линияләре реконструкцияләнде һәм бу эш әле дә бара.
    Быел 1250 төп агач утыртылды. Аеруча аграр көллият һәм "Старт" чаңгы базасы коллективлары күләмле эш башкардылар. Оешмалар "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә дә катнаша.
    Чүп үләннәренә каршы көрәшне эшләрнең өченче этабы дияргә кирәк. Сарманның үзәк урамында "Благоустройство" ҖЧҖ эшли, авылга керү юлларында чүп үләннәре оешмалар ярдәме белән чабыла.
    Төзекләндерү эшләре, билгеле, икеайлык кысалары белән төгәлләнми. Быел яңа микрорайондагы биш урам асфальтланачак, Ленин урамын асфальтлау дәвам итәчәк. Халык соравы буенча, Төзүчеләр урамы киңәйтелеп, асфальт җәеләчәк, тротуар салыначак, урам утлары куелачак.
    Шунысын да әйтми булмый: йорт яннарына рөхсәтсез төзелеш материаллары кую, чүпләү күренешләре бетми. Андыйларга карата административ чаралар күрергә туры килә. Икеайлык барышында да 17 кешегә беркетмә төзелде. Чишмәләребез тирәсен дә чиста, матур килеш тотасы иде. Үзебез яратып йөри торган урыннарны пычратуны берничек тә аңлап һәм аклап булмый. Икеайлыкка нәтиҗә чыгарылып, аеруча тырышып эшләгәннәр Сабантуйда билгеләп үтеләчәк. Ләкин бу эшләрне һәркайсыбыз, мактау сүзләре ишетер өчен түгел, күңел кушуы буенча эшлидер, дип ышанам.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим