САРМАН
  • Рус Тат
  • Ялкынлан, учак!

    Ялкынлан, учак, Дөрлә югары! Без - пионерлар, Эшче уллары… Бүген инде дәүләт флагы төсендәге өчпочмаклы галстуклар таккан бу укучылар пионерлар дип түгел, Татарстан варислары дип аталалар. Районның барлык мәктәпләрендә башлангыч класс укучыларыннан торган эзтабарлар, урта класс укучыларыннан торган варислар отрядлары эшли. Ә юбилей елына багышланган тантанада аларның иң алдынгылары -...

    Ялкынлан, учак,
    Дөрлә югары!
    Без - пионерлар,
    Эшче уллары…
    Бүген инде дәүләт флагы төсендәге өчпочмаклы галстуклар таккан бу укучылар пионерлар дип түгел, Татарстан варислары дип аталалар. Районның барлык мәктәпләрендә башлангыч класс укучыларыннан торган эзтабарлар, урта класс укучыларыннан торган варислар отрядлары эшли. Ә юбилей елына багышланган тантанада аларның иң алдынгылары - районның 24 мәктәбеннән 132 бала катнашты. Варисларны иң элек бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова тәбрикләде, аларга һәр эштә уңышлар теләде.
    Бәйрәм район мәдәният йортында дәвам итте. Сәхнә түренә балалар оешмалары хәрәкәте ветераннары чакырылды: Рангазардан Венера Сабурова, Азалактан Венера Гайнетдинова, Юлтимердән Энҗе Әхмәтҗанова, Иске Минзәләбаштан Венера Хәмидуллина, Ләкедән Валентина Такарликова, Сарайлыдан Алсу Гәрәева, Нөркәйдән Гөлзар Әшрәфҗанова. Аларны бәйрәм белән мәгълүмати-методик үзәк директоры Д.Зиннәтуллина тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Александр Матросов исемен йөрткән отрядта күп еллар вожатый булган Венера апа Сабурова истәлекләре белән уртаклашты.
    Шунысы куанычлы: районда балалар оешмалары - бүген дә хәрәкәттә. Һәр эштә актив булу, өлкәннәргә ярдәм итүдән тыш, варислар төрле чараларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар, республика, Россия күләмендәге конкурсларда сынатмыйлар. Җәлил беренче мәктәбе сәламәтлек театрлары конкурсында республикада - II, Җәлил икенче мәктәбе - III урынны, Сарайлы мәктәбе лауреат исемен алды. Район күләмендә иң алдынгылары Ләке, Каташ-Каран, Петровка Завод мәктәпләре булды. Әлмәт мәктәбеннән Айрат Наскаев әйдаманнар конкурсында узган ел республикада I урынны алса, быел Нөркәйдән Айрат Хәйруллин районда җиңү яулап, финалга чыкты, "Йолдызлык" фестивалендә җиңү яулады. Ә әйдаманнарның муниципаль турында II-III урыннарга Җәлил гимназиясеннән Эльвира Мухамедьянова, Җәлил икенче мәктәбеннән Лилия Рузыбаева лаек булдылар. "Мәдәният һәм спорттан - сәламәт яшәү рәвешенә" республика конкурсында Җәлил беренче мәктәбе укучысы Лада Миллионтова җиңүче булды. Укучылар пионериянең 90 еллыгына багышланган "Туган як серләре" муниципаль конкурсында да бик теләп катнаштылар. Бу бәйгедә I урынга - Азалак һәм Иске Минзәләбаш, II урынга - Сарман һәм Нөркәй, III урынга Иске Кәшер мәктәбе варислары лаек булды. Ә инде балалар хәрәкәтенең әйдәп баручылары кемнәр, дисәгез, алар түбәндәгеләр - Ландыш Гарипова (Җәлил гимназиясе), Ирек Нуретдинов (Иске Минзәләбаш), Раил Арсланов (Җәлил икенче), Алинә Гәрәева (Сарайлы), Лилия Габдуллина (Петровка Завод), Гүзәл Исламова (Җәлил беренче), Гөлшат Нигъмәтуллина (Сарман гимназиясе), Лилия Ильясова (Саклаубаш), Риналь Билалов (Сарман урта мәктәбе), Лилия Камалиева (Александровка), Айгөл Нигъмәтҗанова (Юлтимер), Анна Копанева (Җәлил гимназиясе). Бәйрәмне алып баручылар Әдилә Әскәрова белән Булат Фатыйхов та - күп конкурслар лауреатлары. Аларга бүләкләр тапшырган Индира Рәисовна да пионер еллары истәлекләре белән уртаклашты. Бәйрәмнең бу өлешенә Г.Нургалиева җитәкчелегендәге "Балачак" бию ансамбле, җырчылар Ләйсән Миннәхмәтова, Айрат Хәйруллин, Ләйлә Шәйхетдинова, Рузилә Бикмиева, Денис Пименов ямь өстәделәр.
    Ә Ял паркында варисларны кызыклы станцияләр көтә иде: "Пионер тарихы эзләре буйлап", "Учак янындагы җырлар", "Әти-әни өйдә юкта", "Гадәттән тыш хәлләрдә", "Күңелле эстафета". Балалар пионер хәрәкәте тарихын, пионер җырларын искә төшерделәр, әти-әни өйдә юкта бәлагә таручыга яки авырып китүчегә беренче медицина ярдәмен күрсәттеләр, гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмадылар, спорт ярышларында җитезлекләрен сынадылар. Аларның һәркайсы ярышларга ныклап әзерләнгән. Нәтиҗәдә алар арасында дуслык көчлерәк булып чыкты, һәм һәр мәктәпкә бүләкләр тапшырылды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим