САРМАН
  • Рус Тат
  • Ял итәргә яратсаң...

    Яшел урман, матур урман, Синнән башка юк тормыш. Синең белән булыйк бергә, Рәхәт яшик мәңгегә. Бөек җырчыбыз Илһам ага Шакиров та, керик әле урманнарга, дип җырлый. Әйе, урманнарны, аларның саф һавасын, искиткеч үсемлекләр дөньясын кем генә яратмый икән? Тик аларны матур итеп күрергә теләү - бер нәрсә, ә шул хәлдә...

    Яшел урман, матур урман,
    Синнән башка юк тормыш.
    Синең белән булыйк бергә,
    Рәхәт яшик мәңгегә.
    Бөек җырчыбыз Илһам ага Шакиров та, керик әле урманнарга, дип җырлый. Әйе, урманнарны, аларның саф һавасын, искиткеч үсемлекләр дөньясын кем генә яратмый икән? Тик аларны матур итеп күрергә теләү - бер нәрсә, ә шул хәлдә саклау - икенче. Урманнарга кергәч, кызганычка каршы, чүп өемнәренә, шешә ватыкларына һәм башка күңелсез күренешләргә тап буласың. Болар бит безнең - шул урманда ял итәргә яратучы кешеләрнең «эше». Бу күренешләрдән китү максатыннан, соңгы елларда «Татарстанның чиста урманнары» дигән акция уздырыла. Ул Президент фәрманы белән гамәлгә кертелде. Районда чаралар планы төзелеп, Башкарма комитет тарафыннан расланды.
    Урманнарны чистартуга, беренчеләрдән булып, мәгариф системасы, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Әлмәт авыл җирлеге хезмәткәрләре чыкты. Чарада актив катнашкан оешмалар белән беррәттән, аңа салкын караучылар да булды. Исемнәрен атап тормыйм, әлеге язманы укыгач, үзләренә оят икәнен сизәрләр, дип уйлыйм. Чара 20 апрельдән 15 июньгә һәм 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр бара. Планда кемнең кайда һәм нинди күләмдә урман чистартырга тиешлеге күрсәтелгән. Актив эшләгәннәргә рәхмәт әйтеп, калганнар да алар рәтенә кушылыр, дип ышанам.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим