САРМАН
  • Рус Тат
  • Яңа елда – яңа баскычлар

    "Ялкын" картинг клубында, салкыннарга карамый, кызу эш кайный. Балалар тынгысыз тренер абыйлары Раиф Сәетшин һәм тәҗрибәле механик Мөдәрис Гыйниятуллин белән кышкы ярышларга әзерләнәләр. Картингчылар кышкы узышларның беренче этабын Баулы шәһәрендә ачтылар. Техника җене кагылган, тизлек яратучы һәм җиңү турында хыялланучы үсмерләрне көчле суыклар да куркыта алмаган, ярышларга алар шактый җыелганнар...

    "Ялкын" картинг клубында, салкыннарга карамый, кызу эш кайный. Балалар тынгысыз тренер абыйлары Раиф Сәетшин һәм тәҗрибәле механик Мөдәрис Гыйниятуллин белән кышкы ярышларга әзерләнәләр.
    Картингчылар кышкы узышларның беренче этабын Баулы шәһәрендә ачтылар. Техника җене кагылган, тизлек яратучы һәм җиңү турында хыялланучы үсмерләрне көчле суыклар да куркыта алмаган, ярышларга алар шактый җыелганнар иде. Үз көчеңә ышану җиңүләргә китерә. Сарман урта мәктәбенең VIII класс укучысы Рәмис Хәбибуллин, "125 Стандарт" классында ярышып, әнә шулай җиңү яулады да. "Пионер" классында Сарман гимназиясенең VII класс укучысы, республикакүләм ярышларда берничә мәртәбә җиңү яулаган Илһам Шакиров II призлы урынны алды. Нәтиҗәдә, "Ялкын" командасы призлы өченче урынга лаек булды, картингчылар кубок, грамоталар белән бүләкләнделәр.
    Картинг буенча кышкы ачык узышларның икенче этабы Азнакайда узды. Бу ярышлар да безнекеләргә призлы урыннар китерде."Союзный-юниор" классында узышкан Айдар Әюпов (Сарман мәктәбенең VIII класс укучысы) I урынны яулады. "125 Б" классында аграр көллият укучысы Руслан Харрасов - икенче, Илһам Гыйниятуллин өченче булдылар. Илһам Шакиров - "Кадет" классында, Рәмис Хәбибуллин - "125 Стандарт" классында, аграр көллияттән Нурсил Батыргәрәев "Восход" классында призлы III урыннарны алдылар. Аларга кубок, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларга барганда ярдәм итәргә ашкынып торучы әти-әниләр булу да көч-куәт өсти безгә. Бу юлы да Радик Сабиров, Ришат Шакиров машиналары белән ярыш машиналарын һәм балаларны алып бардылар.
    Урыссуда узган өченче этап та безнең өчен уңышлы булды. Нурсил Батыргәрәев "Восход" классында - II, Илһам Шакиров "Пилот" классында III урынны яуладылар. Команда ярышлардан III урын белән кайтты. Монысында техника белән Ринат Харисов ярдәм итте.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим