САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Җәй көне авыруны ничек җиңәргә?

Көз-кыш айларында салкын тиеп авыру ул бер хәл. Ә менә баш өстендә кояш кыздырган вакытта ГРИПП, ОРВИ белән авырсаң ни эшләргә?

Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге врач-терапевты Нурдида Мадгасина сүзләренчә, җәй көненә караганда, кышын организмның төрле авыруларга каршы тору сәләте зуррак. Шуңа да җәйге авыру аеруча да кыен кичерелә.

Табиб сүзләренчә, эссе, коры һава торышы да авыру кешенең хәлен начарайта. Шуңа да авыруның беренче билгеләре сизелүгә кояштан качарга, күп итеп су эчәргә кирәк.

- Мин өйдә, ышык урында гына утырырга киңәш итәр идем. Җәен кеше организмы суны тиз югалта, ә бу авырган кеше өчен бик куркыныч. Күп итеп су эчеп организмның авыруга каршы сәләтен арттырырга кирәк. Вируска каршы препаратлар, темпуратураны төшерә торган дарулар эчү дә зарури. Гадәттә, без икенчел инфекция киткән очракта гына антибиотик кулланырга киңәш итәбез. Температураны төшерү өчен салкын суда чылатылган җәймә белән төренеп ятсагыз була. Шулай ук тәнне аракы, 9 процентлы уксусны су белән катнаштырып (1:1 исәбе белән) тәнгә ышкысаң яхшы, - ди табиб.
Ә менә авырган вакытта без яратып куллана торган кура җиләге кайнатмасы, яфракларыннан төнәтмә, бал куланырга ярамый икән.       
       
- Кура җиләгендә аспирин күп. Ул канны сыегайта. Авырган очракларда андый әйберне кулланырга ярамый. Бу вакытта кешедә үпкә ялкынсынуы (геморологическая пневмания) барлыкка килергә мөмкин. ГРИПП, салкын тигән вакытта өске сулыш юллары ялкынсына, шуңа күрә бал да ашарга кушмыйлар. Бу очракта бер тапкыр да аллергия белән интекмәгән кешедә дә аллергия башланырга мөмкин. Кайбер кеше йөткерүне бетерү өчен җылы сөтне чәй содасы белән катнаштырып эчә. Мин болай эшләргә киңәш итмәс идем. Кайнар сөткә бераз суган салып төнәтеп эчсәгез яхшырак. Ләкин сөт йөткерүне җиңеләйтми. Моның өчен ромашка, мәтрүшкә, юкә чәчәге, үги ана яфрагы төнәтмәләре кулланырга кирәк. Ә суган белән сарымсак ашау организмның вируска каршы тору мөмкинлеген күбәйтә. Аларны аерым гына, чи килеш ашагыз. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев