WhatsApp кулланучылар өчен 15 майдан функцияләрне чикли башлаячак

Санкцияләр мессенджерның яңа кагыйдәләре белән танышмаган юзерларга кагылачак.

Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак. Бу хакта компаниянең мессенджер партнерына юллаган хатына сылтама белән TechCrunch басмасы хәбәр итә.

Санкцияләр яңа конфиденциальлек шартлары булган баннерны игътибарсыз калдырган юзерларга кагылачак. Алар нигезендә, кулланучының телефон номеры турындагы мәгълүмат Facebook социаль челтәрләренә тапшырылачак.

Берничә атнадан мондый кешеләр өчен шалтыратулар һәм хәбәрләр кабул итү мөмкинлеге калачак. Әмма алар кушымтадан хәбәрләрне карый һәм җибәрә алмаячак.

Моннан тыш, кулланучы бу чикләүләргә игътибар итмәсә һәм мессенджерның яңа шартларын кабул итмәсә, 120 көннән соң WhatsApp аның хисап язмасын «актив булмаган кебек» бетерергә хаклы булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, WhatsApp мессенджеры кулланучылары видеоның тавышын бетереп җибәрә алачак.

 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/22-02-2021/whatsapp-kullanuchylar-chen-15-maydan-funktsiyal-rne-chikli-bashlayachak-5808348

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле сарманлылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте