САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Видеоуеннармы, социаль челтәрләрме: яшүсмерләр психикасына кайсысы начаррак тәэсир итә?

Социаль челтәрләр һәм телевизор яшүсмерләр психикасын боза, ә видеоуеннар һәм компьютер кулланудан мондый тәэсир юк.

Бу хакта Монреаль университеты галимнәре тикшеренүенә сылтама белән potokmedia.ru сайты хәбәр итә.

Психологлар дүрт ел дәвамында 12-16 яшьлек, дүрт мең тирәсе баланы тикшергән. Белгечләр гаджетны нинди максатта куллануга карап яшүсмерләрнең психикасы ничек үзгәрүен күзәткән.

Гаджетларны куллану дүрт категориягә бүленгән: компьютер куллану, телевизор карау, социаль челтәрләрдә утыру һәм видеоуеннар уйнау.

Киң таралган стереотипка да карамастан, галимнәр видеоуеннар уйнау һәм гомумән компьютер куллануның начар тәэсир итүенә дәлилләр тапмаган. Әмма телевизор карау һәм социаль челтәрләрдә утыру яшүсмерләрнең психикасы бозылуга шактый нык тәэсир иткән.

Галимнәр фикеренчә, яшүсмерләрдә депрессия барлыкка килүгә гаджетларны тулаем куллану түгел, ә аларны нинди максатта файдалану йогынты ясый.

Фото: pixabay.com

Реклама

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/videouennarmy-sotsial-chelt-rl-rme-yash-smerl-r-psikhikasyna-kaysysy-nacharrak-t-esir-it-/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X