САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урманда үз-үзеңне тотуның да кагыйдәләре бар

Яз җитеп, карлар эрүгә, халык табигать кочагына, урманнарга чыга башлый. Әле бу вакытта янгын куркынычы юк кебек тоелса да, нәкъ менә шушы чорда янгын чыгу очраклары арта башлый.

Урманнарның безнең байлыгыбыз булуын, һаваны чистартуда алыштыргысыз роль уйнауларын әйтеп тору артыктыр да. Шулай да кисәтү комачау итми: урманнарны саклыйк. Ә бу – анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дигән сүз.

Учак якканда, моның өчен куаклардан, асылынып төшеп торган агач ботакларыннан, ылыслы яшь агачлардан ераграк урын сайлагыз. Учак ягып җибәрү өчен бензин һәм шуның ише тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмагыз. Урман аланнарындагы, агачлар астындагы коры үләнгә ут төртмәгез. Сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге, пыскып торган чүпрәк-чапрак ташлап калдырмагыз. Шулай ук ташлап калдырылган пыяла шешәләр, пыяла ватыклары да, линза эффекты биреп, янгын чыгуга сзбәпче булалар. Яккан учакны, бигрәк тә җилле вакытта, караучысыз калдырмагыз. Киткәндә, сүндереп, урынына су сибеп, балчык белән күмеп кую кирәклеген онытмагыз. Башкалардан да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорагыз. Әгәр дә янгын очрагына тап булсагыз, урманчылыкка яки 01 телефоны буенча янгын хезмәтенә, 112 телефоны буенча бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итегез.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар дисциплинар, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылалар.

Айрат Вахитов, Сарман урманчылыгы урманчысы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев