САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучы балаларны «ачтамаклар», «хәерчеләр», «дуңгызлар» дип сүккән

Ул хәзер үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.

Чабаксар шәһәрендәге бер мәктәптә укытучы хатын бишенче сыйныфта укучы балаларны «хәерчеләр», «ачтамаклар» дип сүккән. Хәзер ул үз теләге белән мәктәптән китү турында гариза язган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Укытучының дорфалыгы турында хәбәр узган шимбәдә матбугат чараларында барлыкка килде. Алар укытучының «бик хисле» әңгәмәсе яздырылган диктофон язмасын чыгарды. Хатын-кыз тавышы балаларны идәндәге эзләр һәм аунап яткан чүп-чар өчен ачулана.

Аудиоязманы бишенче сыйныфта укучы бала яздырган дип хәбәр ителә. Укытучы «ачтамаклар», «хәерчеләр», «дуңгызлар» һәм тагын башка ямьсез сүзләр әйтә. Аның рус теле һәм әдәбияты укытучысы икәнлеге билгеле була.

Чувашия прокуратурасы тикшерү оештыра. Аннары мәктәп эшчәнлегенә хокукый бәя биреләчәк.

Чабаксар шәһәре Мәгариф идарәсе белешмәсе буенча, әлеге вакыйга 4 сентябрьдә 56 нчы номерлы мәктәптә була. «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы бишенче сыйныф укучыларына тавышын күтәрә. 5 сентябрьдә Мәгариф идарәсе тикшерү үткәрде. Аның нәтиҗәләре буенча, укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылды, ул үз теләге белән мәктәптәге вазифасыннан китте», диелә хәбәрдә.

Мәгариф идарәсе мәктәп директоры Светлана Короткованың гафу үтенү сүзләрен дә хәбәр итә. «Укытучы чыннан да үзен профессионал итеп күрсәтми, ул педагогик этика кодексын боза. Ләкин бер укытучының уйланмаган гамәле аркасында бөтен кеше турында бертөрле фикер йөртергә кирәкми», — ди ул.

ЧЫГАНАК:https://intertat.tatar/news/kadak/07-09-2020/chabaksarda-ukytuchy-hatyn-balalarny-h-erchel-r-dip-s-kk-n-5769233

Реклама

ФОТО:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X