САРМАН
  • Рус Тат
  • Укытучы булып туган

    Җиһан үзе тулысы белән Сезнең һәйкәл. Р.Фәйзуллин. Бу гыйбрәтле хикәятнең исеме - "Богдай". «Бер игенче, сигез яшендәге улы Хөсәенне янына алып, игеннәрнең ни хәлдә икәнен күрер өчен басуга китте. Юлда бер игенлеккә очрадылар. Бодайларның барысы да башларын җиргә карап игәннәр, арада берничәсе генә, башларын югары күтәреп, теп-текә торалар иде. Хөсәен...

    Җиһан үзе тулысы белән
    Сезнең һәйкәл.
    Р.Фәйзуллин.
    Бу гыйбрәтле хикәятнең исеме - "Богдай".
    «Бер игенче, сигез яшендәге улы Хөсәенне янына алып, игеннәрнең ни хәлдә икәнен күрер өчен басуга китте. Юлда бер игенлеккә очрадылар. Бодайларның барысы да башларын җиргә карап игәннәр, арада берничәсе генә, башларын югары күтәреп, теп-текә торалар иде. Хөсәен бу хәлне искәрде. Әтисенә әйтте:
    - Әти, карачы бу бодайларны: мескеннәр! Ничек муеннары бөгелгән... машалла, әнә тегеләре! Нинди теп-текә, егет сыман торалар!
    Атасы атны туктатты. Арбадан төшеп, бодайларның ике төрлесен дә өзеп алды. Бөртекләрен чыгару өчен, башакларны учлары эчендә угалады. Шуннан Хөсәенгә әйтте:
    - Кара, улым! Боларның эчләрендә никадәр күп бодай бар! Менә шуның өчен дә башлары иелгән... Инде шул, текә торганнарын кара - эчләрендә бер әйбер дә юк! Болары бер тиен дә тормый. Моннан гыйбрәт ал, улым: текә башлы булу акылсызлыктан килә".
    Хикәятнең авторы шагыйрь Дәрдмәнд - чын галилекнең гадилек янәшәсендә генә яши алганын гомере белән исбатлаган әдип.
    Минем әлеге язмам да - тормышның шушы гап-гади, әмма юллар югарыга таба үрләгәндә, күпләр өчен еш кына күтәрә алмаслык йөккә әверелүче хакыйкатен аңлап, аңа тамчы да хилафлык китермичә яшәүче мөгаллимә Зилә Хуҗина турында.
    Зилә Әкмал кызы Илексаз мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. Мәктәп ачылганнан бирле аның җанлы тормышы белән кайнаучы укытучы озак еллар башлангыч сыйныфларда укыткан, ничәмә-ничә буынны "Әлифба" иленә җитәкләп алып кергән. Югары белемле мөгаллимә бай педагогик тәҗрибәгә ия. Ул һәр дәресен ачык дәрес дәрәҗәсендә үткәрә, педагогик укуларда, киңәшмәләрдә чыгыш ясый, башкалар да аның эше белән бик теләп танышалар, тәҗрибә уртаклашалар. "Сәләтсез бала юк ул", - диеп, укучыларын биергә, сәхнәләрдә уйнарга өйрәтә.
    Ата-аналар аның турында: "Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта, авырлыкларны җиңеп, алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча эшләүче кеше ул безнең Зилә Әкмал кызы", - диләр.
    Зилә апа - гаилә җанлы кеше дә. Укытучы Ләззәт абый белән 1987 елда алар гаилә учагын тергезеп җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары Рәмилә, Айдар дөньяга аваз сала. Бу гаиләдә бары мәхәббәт, бер-береңне аңлап яшәү хөкем итә. Кызлары Рәмилә әти-әниләре юлыннан китә: Яр Чаллы педагогия институтының география факультетын тәмамлый. Хәзерге вакытта кечкенә Әминә белән Сөләйманны үстерә. Уллары Айдар мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укый.
    Зилә апа - 25 ел балалар арасында. Беренче категорияле укытучы ничәмә-ничә баланы "Әлифба"дан башлап җитәкләп, олы тормыш юлына чыгарган. Үз эшен чын күңелдән яратуы, сабырлыгы белән укучыларның гына түгел, ата-аналарның да күңелендә тирән эз калдырган укытучы ул. Авылдашлары белән дә җылы мөгамәләдә, күршеләре өчен ныклы терәк-таяныч. Ул - көчле рухлы, әйткән сүзен җиргә салмый, иптәшләрен авыр хәлгә куймый торган нык холыклы шәхес.
    Сезнең хезмәт, Зилә Әкмал кызы, минутлар, сәгатьләр белән генә үлчәнми. Күп еллар буе түккән акыл көчегез - күз алдыгызда. Укучыларыгыз Чын Кеше булдылар: тормышта үз юлларын таптылар.
    "Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бар. Күпме түземлелек, сабырлык, пөхтәлек, тәртип, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булу мөһим. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да әһәмиятле укытучы өчен. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу - бу һөнәр ияләренең тормыш асылы.
    Зилә апа, Сездә бу сыйфатлар тау кадәрле. Сез аларны, хәреф танытудан башлап, тормыш серләренә төшендерә барып, укучыларыгызда да тәрбиялисез. Вакытның кадерен белеп, хезмәтнең тәмен тоеп, тырышып укырга өйрәтәсез.
    Январь аенда - хөрмәтле хезмәттәшемнең гомер бәйрәме. Аның алга таба да һәркемгә үрнәк мөгаллимә булып, әле озак еллар безнең белән иңне-иңгә куеп эшләвен телим. Гаилә бәхете, сәламәтлек сезгә, Зилә апа!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим