САРМАН
  • Рус Тат
  • Укымыйча калмагыз

    Сарман үзәк китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Аларның берничәсе белән сезне дә таныштырып үтәбез, хөрмәтле газета укучылар. Фоат Садриев, "Бәхетсезләр бәхете", роман-трилогия. Күренекле язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның "Бәхетсезләр бәхете" роман-трилогиясе җәмгыятебезнең XX гасырдан XXIгә күчү дәверенең каршылыкларын гәүдәләндерә. Әсәрдә бүгенге заман тудырган тип-характерларның җанлы вакыйгаларда образлы,...

    Сарман үзәк китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Аларның берничәсе белән сезне дә таныштырып үтәбез, хөрмәтле газета укучылар.
    Фоат Садриев, "Бәхетсезләр бәхете", роман-трилогия. Күренекле язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевның "Бәхетсезләр бәхете" роман-трилогиясе җәмгыятебезнең XX гасырдан XXIгә күчү дәверенең каршылыкларын гәүдәләндерә. Әсәрдә бүгенге заман тудырган тип-характерларның җанлы вакыйгаларда образлы, бай тел белән сурәтләнүе, идея-эстетик фикер югарылыгы әсәрне татар прозасының иң яхшы үрнәкләре рәтенә куя.
    Фәрит Яхин, "Тоз тәме", хикәяләр. Бу җыентыкта язучының төрле елларда иҗат ителгән хикәяләре тупланган. "Сабирам сагышы", "Җиңгәчәйнең ике улы", "Тоз тәме", "Бакыр бозау артыннан" һәм башка хикәяләрендә автор татар халкының тормышы турындагы уйлануларын һәм дөньялыкның барышын укучы күңеленә хуш килерлек югарылыкта тасвирлый.
    Рәфкать Кәрами, "Сөеп туймас чакларың", роман. Әлеге китап - "Олы юл да сикәлтәле" романының икенче кисәге. Әсәрнең төп герое Габделнур, армия сафларыннан кайткач, төзелешкә эшкә килә, читтән торып югары уку йортында укый. Кыенлыкларга бирешмичә, ныклы адымнар белән алга бара.
    Радик Фәизов, "Җир хәтере". Бу җыентыкта авторның "Нурул", "Титониус часма" исемле маҗаралы повестьлары һәм 16 хикәясе урын алган.
    Рафис Могыйнов, "Тимер ташкынга каршы": очерклар һәм мәкаләләр. Каләмдәшебез Рафис Могыйновның Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм фронттан әйләнеп кайтмаган якташларыбыз турындагы "Бөек Җиңү ачысы", "Сез ки газизләр…" дигән китаплары җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителгән иде. Хәрби журналистның бүгенге көндә яңа китабы дөнья күрде. Әлеге китап та аяусыз сугыш елларында Ватан өчен гомерләрен биргән, каннарын түккән фронтовикларга багышлана. Китапның төп герое Илдар Маннановның тормышы бу басмада беренче тапкыр төрле яктан тасвирлана. Автор каһарман тупчының коралдашлары, сугыштан соңгы еллардагы эшчәнлеге турында да яңа кызыклы мәгълүматлар биргән. Китапта шулай ук авторның шигырьләре, әдәби әсәрләре, башка мәкаләләре һәм фоторәсемнәр урын алган.
    Әхмәт Рәшит, "Һәркемнең … үз хакыйкате". Бу китапта авторның публицистик язмалары тупланган. Кеше тормышта ниләр генә күрми дә, ниләр генә кичерми. Шагыйрь Әхмәт Рәшит тә үз кичерешләрен, уй-хисләрен замандашларына җиткерергә омтыла, аларның да үзенә теләктәш булуларын тели.
    Сәйдә Зыялы, "Җиңел юл авырлыгы". Повесть, хикәяләр, әңгәмәләр тупланган бу китапка "Җиңел юл авырлыгы" повесте, хикәяләр һәм чорыбызның күренекле шәхесләре белән корылган кызыклы әңгәмәләр кертелгән. Китапта тормышыбыздагы төрле үзгәрешләрнең йогынтысы катлаулы, гыйбрәтле язмышлар, тетрәндергеч кичерешләр аша сурәтләнә. Авторның бу җыентыгы укучыны битараф калдырмас, дип ышанабыз.
    "Иң күңелле көн". Бу китап төрле бәйрәмнәр турындагы шигырьләрдән тора. Сүз алып барылачак бәйрәм турында һәр бүлек башында кыскача мәгълүмат та бирелгән. Алар аша укучы борынгы төркиләрдә Яңа ел бәйрәменең март аена туры килүен һәм "Нәүрүз" дип аталуын, илебездә 8 Март бәйрәменең беренче тапкыр 1913 нче елда бәйрәм ителүен, элегрәк Сабантуй бәйрәме алдыннан ботка пешерү, "ат аягы кыздыру" кебек йолалар булуын белер. "Иң күңелле көн" китабы бәйрәмнәр, кичәләр уздырганда менә дигән өстәмә ярдәмлек була ала. Җыентык ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, бәйрәмнәрнең килеп чыгышы һәм халкыбыз тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучылар өчен дә файдалы.
    "Бәйрәм бүген!" Бу китапка бәйрәмнәр, кичәләр уздырганда файдалану өчен сценарийлар, шигырьләр, бәйрәмнәр тарихы турындагы язмалар, уеннар кертелгән. Бәйрәм кичәләрен оештыручыларга залны бизәү, бүләкләр әзерләү буенча кайбер киңәшләр дә тәкъдим ителә. Җыентыкның бәйрәмнәргә багышланган беренче бүлегенә календарь бәйрәмнәр, икенче бүлегенә Дәрдемәнд, Акмулла, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин һәм башка шагыйрьләр һәм язучыларның тормыш юлына, иҗатына багышланган сценарийлар тупланган.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 22 май 2018 - 09:49
      Ландыш Нигъмәтҗәнованың кызы Ләйлә әнисен һәм энесен ничек дөрес итеп ашарга өйрәтә+ВИДЕО
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим