САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар имтиханнарны кайчан бирәчәкләр?

Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, уку елы 31 майда төгәлләнер дип көтелә.

9 сыйныфны быел 395 бала тәмамларга җыена. Коронавируска каршы профилактик чаралар белән бәйле рәвештә, алар быел 4 түгел, 2 имтихан бирәчәкләр – мәҗбүри дип куелган рус теленнән һәм математикадан. Ә 2 сайлап алу фәне төшереп калдырыла. 9 сыйныфларның имтиханнары 9 июньнән башланырга тиеш. Алар имтиханны Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә бирәчәкләр. Ә 11 сыйныф укучылары (алар быел – 155) имтиханны элеккечә үк мәҗбүри дип куелган рус теле һәм математикадан, моннан тыш, сайлап алу фәннәреннән тапшырачаклар. Алар өчен имтихан тапшыру урыны итеп Җәлил гимназиясе билгеләнгән. Унберенчеләрнең имтиханнары 8 июньдә башлана. Барлык имтиханнар, резерв көннәрен дә исәпкә алып, 11 июльдә тәмамланыр дип көтелә.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев