САРМАН
  • Рус Тат
  • Тәвәккәлләр, кыюлар хезмәте

    Ут уйлап табу һәм аның белән идарә итәргә өйрәнү - кешелек үсеше тарихындагы иң бөек ачышларның берсе. Тора-бара ул нәрсә булса да тудыру, барлыкка китерүгә хезмәт итү белән беррәттән, җимергеч ролен дә үти башлый: янгыннар вакытында зур-зур урманнар, игеннәр, йортлар юкка чыга, терлекләр, хәтта кешеләр үлә. Ут-күз белән көрәшү өчен,...

    Ут уйлап табу һәм аның белән идарә итәргә өйрәнү - кешелек үсеше тарихындагы иң бөек ачышларның берсе. Тора-бара ул нәрсә булса да тудыру, барлыкка китерүгә хезмәт итү белән беррәттән, җимергеч ролен дә үти башлый: янгыннар вакытында зур-зур урманнар, игеннәр, йортлар юкка чыга, терлекләр, хәтта кешеләр үлә.
    Ут-күз белән көрәшү өчен, Россиядә 1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович «Наказ о Градском благочинии»ны имзалый. Ә безнең районда янгын сакчылыгы 1930 елда барлыкка килә. Сугышка кадәр аның командасында барлыгы 4-5 кеше, алар карамагында кул насосы кебек янгын сүндерү коралы булган. Ә төп транспорт булып, билгеле, атлар торган. 1955 елда Сарман янгын сакчылыгының яңа депосы төзелә (хәзерге ведомстводан тыш сакчылык бүлеге урнашкан бина). 1989 елда ул яңа типовой бинага күчә. Аны сафка бастыруда Хәниф Хәлиуллин, Харис Нуртдинов зур көч куя. Сарман янгын сакчылыгы бүлеген төрле елларда Харис Нуртдинов, Хәниф Хәлиуллин, Раян Галиев, Мөнир Сәхабетдинов, ә 2001 елдан Илдар Гыйззәтуллин җитәкли. Хәзерге вакытта профессиональ янгын сакчылыгы бүлегендә 37 кеше хезмәт куя, 4 янгын сүндерү машинасы бар. 2008 елда район җитәкчелеге ярдәме белән Зур Нөркәй авылында 10 кешелек аерым пост оештырылды, һәм бүгенге көндә анда 2 янгын сүндерү машинасы белән 2 кеше кизү тора.
    Янгын сүндерүчеләр Халис Нигъмәтуллин, Харис Нуртдинов, Марат Билалов, Ришат Садертдинов, Илдар Кәрамов, бухгалтер Роза Мөхәммәдиева биредә инде күп еллар хезмәт куялар. Айрат Хаҗиев, Илсур Ильясов, Мөнәвир Зиатдинов, Вернат Закиров, Рим Абзалов, Раил Бакиров, Илшат Зиннәтов, Ирек Латыйпов, Мөҗип һәм Мөнәвир Ильясовлар - үз эшләренең чын осталары.
    Янгын сакчылыгы инспекциясе егетләре Радик Госманов, Рәшит Әхкәмов, Радик Антипов, янгын сакчылыгы бүлеге начальнигы ярдәмчесе Раил Шакиров - үзләренең тынгысызлыклары, таләпчәнлекләре белән хөрмәт яулаган хезмәткәрләр. Инде лаеклы ялда булган ветераннарыбыз Хәниф Хәлиуллин, Хәниф Хәсәнов, Соббух Сабирҗанов, Раян Галиев, Альберт Хәйруллин, Рәҗәп Хәбибуллин, Фирдәвис Сираев белән без хаклы рәвештә горурланабыз.
    Соңгы биш елда районда янгыннар белән тотрыклылык урнашуы - барлык хезмәткәрләрнең бердәм тырышлык нәтиҗәсе. Бу эштә без район башлыгы Нәфис Закиров, Башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов, предприятие, оешма җитәкчеләренең, авыл җирлеге башлыкларының һәрдаим ярдәмен тоябыз.
    Янгыннарны кисәтү һәм сүндерү күп вакытта төрле министрлыкларның бердәм эшләвеннән дә тора. Бүгенге көндә безнең белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләрне билгеләп үтәсе килә. Алар - полиция хезмәткәрләре, газчылар, энергетиклар, элемтәчеләр, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре.
    Янгыннар чыкмый тормый, әлбәттә. 30 апрель - үзләренең гомерләрен, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, дәүләтнең һәм аерым гражданнарның иминлеген саклап калуда төп рольне уйнаган, зур өлеш керткән янгын сакчылыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Шул уңайдан хөрмәтле ветераннарыбызны, районның дәүләт янгын күзәтчелеге инспекциясен, профессиональ янгын сакчылыгы бүлегенең барлык җитәкчеләрен, Җәлил һәм Зур Нөркәйдә хезмәт итүче коллегаларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, аларга авыр һәм тәвәккәллек сорый торган хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, янгын сүндерү машиналары сиреналарының сирәгрәк яңгыравын, ә гаиләләрендә тынычлык, түземлелек һәм өмет белән яшәүләрен телим.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • 23 май 2018 - 08:35
      Имиджевый ролик для Сармановского района
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 23 май 2018 - 15:37
      Сарманда әдәби фестиваль үтте
      Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде
      158
      0
      0
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим