САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туроператорлар чит илләргә июльдә булырга тиешле турларын гамәлдән чыгара

Туроператорлар сәфәрне башка датага һәм юнәлешкә күчерү мөмкинлеген булдырган.

Зур туроператорлар якындагы айда халыкара туризмның эшләп китүенә өмет багламый һәм июль аендагы турларын гамәлдән чыгара, Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы ANEX Tour, PEGAS Touristik, TEZ Tour, Coral Travel, «Интурист».компанияләренә сылтама белән хәбәр итә.

Coral Travel туроператоры очу даталары июль аена билгеләнгән турларны гамәлдән чыгара. Сәяхәтне 2021 ел ахырына кадәр теләсә кайсы маршрутка һәм датага күчерергә мөмкин. Түләнгән акчаларны «Яңарыш» акциясе шартларында гарантияле файдалану мөмкинлеге каралган.

«Интурист» туроператоры әлегә 16 июльгә кадәр очып китү даталары белән чит ил турларын гамәлдән чыгара. Алдан броньланган сәфәрне өстәмә түләү кертмичә 2020 яки 2021 елның теләсә кайсы датасына күчерергә мөмкин. Шулай ук башка юнәлешләргә күчерү каралган, шул исәптән чит ил чартер юнәлешләреннән Россиягә күчерү мөмкин.

TEZ Tour компаниясе 17 июльгә кадәр Төркиягә һәм Кипрга, 31 июльгә кадәр Грециягә, Италиягә, Испаниягә очыш программаларын гамәлдән чыгарган. Туроператор чартер очыш нигезендә, өстәмә түләмичә, башка даталарга һәм юнәлешләргә сәфәр тәкъдим итә. Юнәлешләр исемлектә Болгария, Греция, Испания, Италия, Төркия, Кипр бар.

Реклама

ANEX Tour Төркиягә турларны 1 июльдән 15 июльгә кадәр һәм кайбер башка юнәлешләр буенча турларны июль ахырына кадәр гамәлдән чыгарган, аларны төрле шартларда күчерергә мөмкин. PEGAS Touristik туроператор шулай ук июль аена турларны гамәлдән чыгарган, туристларны сәфәрне башка датага күчерә ала.

Фото

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X