САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукай музее ачылуга 34 ел тулу уңаеннан онлайн экскурсия була

Биредә музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Хәбибуллин туганга 70 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырыла.

34 ел элек 11 июньдә Казанда Габдулла Тукай Әдәби музее ачыла. Истәлекле көн уңаеннан онлайн форматта «Йолдызлы экскурсия» була. Чара музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Әкрам улы Хәбибуллин туганга 70 ел тулуга багышлана. Бу турыда музейның матбугат хезмәте хәбәр итте. Госман.Хәбибуллинны искә алу көненә әзерлек бер ел элек башланган. Истәлекләр, музей документлары, аның фотоархивы, әдәби материаллар өйрәнелгән. «Россия әдәби музейлары энциклопедиясенә», «Казан утлары» журналына мәкалә әзерләнгән. Музейдагы искә алу чарасы онлайн экскурция рәвешендә узачак. Биредә шәхси аның әйберләре, документлары, фотолары белән танышып булачак. Эскурсияне галимнең хатыны Рәмзия Рәхмәтулловна, кызлары Айгөл, Айсылу, Алсу уздыра. Госман Хәбибуллинның кызлары филологлар. Һәрберсе үзенчә әтиләренең эшен дәвам итә. Экскурсияне Габдулла Тукай Әдәби музееның инстаграмм битендә карап була: https://www.instagram.com/muztukay/

Фото: Рамил Гали

Реклама

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X