“Туган ягым чишмәләре”: сездән фотолар көтәбез, кадерле дуслар

.

Шушы көннәрдә без сайт һәм төркемебездә, социаль челтәрләрдә райондашларга “Сез суның сыйфатыннан канәгатьме?” һәм “Сез суның сыйфатыннан ни өчен канәгать түгел?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. Галимнәр әйтүенчә, сыйфатлары ягыннан чишмә сулары – иң яхшысы. Ә алар районда аз түгел: һәр җирлектә, һәр авылда бар. Газета укучылар һәм төркемдәшләребезне район территориясендәге чишмәләр, сыйфатлы су чыганаклары белән таныштыру максатыннан, аларның фоторәсемнәрен сайтыбызда һәм төркемебездә урнаштырырга булдык. Үз җирлегегез, үз авылыгыздагы чишмәләрнең фоторәсемнәрен көтеп калабыз. Аларның ничек аталуы, мөмкин булса, суларының үзенчәлекләре турында да хәбәр итсәгез иде. Сездән фотолар һәм аларда сурәтләнгән чишмәләргә карата кыскача аңлатма язулары көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар!

 

Зөлфия Шәрипова

Фото

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша