САРМАН
  • Рус Тат
  • ...Туган ягы кирәк кешегә

    Хәзер авылларда яшәүчеләрнең күбесе -өлкән яшьтәге кешеләр. Шулай да алар тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша. Без дә, үз күңелебезне үзебез күрик әле дип, авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннар советы, җыелып киңәшләштек тә, "Бер яшьлектә, бер картлыкта яңгырасын безнең җыр" исеме астында кичә үткәрергә уйладык. Туган як, туган авыл....

    Хәзер авылларда яшәүчеләрнең күбесе -өлкән яшьтәге кешеләр. Шулай да алар тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша. Без дә, үз күңелебезне үзебез күрик әле дип, авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннар советы, җыелып киңәшләштек тә, "Бер яшьлектә, бер картлыкта яңгырасын безнең җыр" исеме астында кичә үткәрергә уйладык.
    Туган як, туган авыл. Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истәлекле урыннары бар. Безнең авылның да Бүре чокыры, Вак каенлык, Хәким коесы, Бурсык тавы, Мунчала күле, Харлампи тыкрыгы, Кызыл чишмә, Закладной башы, Мәгъсүм коесы кебек күңелләргә рәхәтлек бирә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли торган урыннары күп. Кечкенә чактан ук күңелгә кереп утырган бу истәлекле урыннар, еллар үткән саен, кадерлерәк була баралар. Без аларны күз карасыдай сакларга, үзебездән соң килгән буыннарга тапшырырга бурычлы.
    Татар халкы элек-электән җыр-моңга бай халык булган, бәетләр, мөнәҗәтләр иҗат иткән. Без дә кичәбезне изге Мәүлид аенда үткәрдек. Мәүлид "туу" дигәнне аңлата, бу айда безнең рәсүлебез Мөхәммәт Мостафа с.г.в. туган . Шуңа күрә минем кичәне "Изге Мәүлид ае туды" дигән мөнәҗәт белән башлавым зур әһәмияткә ия иде. Аннан соң гомерләрен туган авылларына, аның халкына хезмәткә багышлаган ветераннарыбыз сүз алдылар. Авыр елларда колхоз һәм авыл советы рәисе булып эшләгән "Хезмәт Кызыл байрагы" ордены кавалеры Фәһимә Мөхәммәтшина Ә.Еникиның "Әйтелмәгән васыять" хикәясеннән өзек укыды. Гилиза Закирова күп еллар алдынгы савымчы булды. Соңыннан бюджет системасында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Юмартлык, эчкерсезлек аның юлдашлары иде. Ялгызы өч малайны аякка бастырды. Ул авылдашларына үзенең моңлы җырларын бүләк итте.
    Сәхнәдә сабакташлар - хезмәт ветераннары Вагыйзь Билалов, мин һәм Мөнир Гыйльманов.
    "Үтеп барса да яшьлек еллары,
    Хәтердә һаман мәктәп юллары..." Бу җыр залдагыларны тагын бер кат яшьлекләреннән уратты. Фалих Мостафин, Габбәс Хәлимов, Мөнир Гыйльманов составындагы баянчылар ансамбле башкаруында татар халык көйләренә тезмә дә шундый ук хисләр уятты.
    Ераклардан күчеп килеп, авылыбызны яратып, аның кешеләрен үз итеп яшәүче ветераннарыбыз да бар. Флера Гайнетдинова, Рәмзизә Сәмигуллина җыр-биюгә дә, кул эшләренә дә маһирлар, кайвакыт каләм дә тибрәтәләр. Бу кичәдә дә алар авылдашларның күңелләрен җырлары белән яуладылар. Ветераннар сафына яңа гына кушылган Гүзәлия Сөләйманова, Бәрия Мөхәммәтшина башкаруында яңгыраган җырлар да күңел кылларын тибрәтте.
    Кичәдә яшьләргә дә урын зурдан бирелде. Тамашачылар күңелен күптән яулаган җырчыбыз Гөлшат Мостафина, аның кызы Айсылу - җырлары, Айсылу һәм Альберт Туктаров дәртле биюләре белән сөендерде. Почта элемтәсе бүлеге начальнигы Вәзирә Сәлахова үз күңелендә йөрткәннәрен шигырь юллары белән ирештерде. Сугыштан кайтмый калган баласын көтеп яшәүче ана турындагы бу шигырьне аңа башлангычта укыганда ук шигырь сөйләргә осталыгын күргән укытучысы - Ләйлә апасы биргән һәм, кайчан да булса сәхнәдән сөйләрсең, дигән булган. Ул аны искә алды һәм амәнәтен үтәвен әйтте. Наилә Зәйнуллинаның юмористик шигыре дә уйландырырлык иде. Нәфис сүз осталары сирәгәеп барган хәзерге заманда аларның чыгышлары бик урынлы булды. Кичә "Картаямыни соң йөрәк?" җыры белән, күтәренке рухта тәмамланды. Аны оештыруга ярдәм итүчеләргә, алып баручы китапханә мөдире Альмира Нәбиевага, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез. Кичәдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов катнашты һәм чыгыш ясады.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим