САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Трихинеллез – паразитар авыру

Әлеге авыруны кешеләрдә һәм хайваннарда трихинелла төркеменә кергән түгәрәк формадагы паразитлар китереп чыгара. Трихинеллез барлык илләрдә дә очрый, аеруча - халык азык өчен дуңгыз, бурсык, аю ите кулланган илләрдә. Трихинеллаларның "хуҗалары" гаҗәеп күп: ул 70 төрле имүчеләрдә була. Россиядә исә алар белән ешрак дуңгызлар зарарлана. Уңай шартларда бу төр паразитлар...

Әлеге авыруны кешеләрдә һәм хайваннарда трихинелла төркеменә кергән түгәрәк формадагы паразитлар китереп чыгара.
Трихинеллез барлык илләрдә дә очрый, аеруча - халык азык өчен дуңгыз, бурсык, аю ите кулланган илләрдә. Трихинеллаларның "хуҗалары" гаҗәеп күп: ул 70 төрле имүчеләрдә була. Россиядә исә алар белән ешрак дуңгызлар зарарлана. Уңай шартларда бу төр паразитлар 20 һәм аннан да күбрәк ел яшиләр.
Алда әйтелгәнчә, авыруны төп йөртүчеләр һәм аның чыганагы булып аю, бурсык, дуңгыз һәм кабаннар тора. Авыруның таралуында хайваннар организмына үсемлек-азыклар белән эләгүче бөҗәкләр дә зур роль уйныйлар. Дуңгызлар чи калдыклар, шулай ук күселәр аша зарарлана. Кеше организмына исә авыру кыргый хайваннар, дуңгыз итен чи яки тиешенчә эшкәртмәгән килеш кулланганда эләгә. Әйтик, шашлык, ысланган ризыклар, сосиска, чи килеш ысланган яки пешкән колбаса аша. Хайванның чиста маенда трихинелла личинкалары булмый. Әмма ит катыш майны куллану куркыныч. Трихинеллез бер кешедән икенче кешегә йокмый.
Трихинеллаларның үсеше кешеләрдә һәм хайваннарда бертөрле һәм өч фазадан тора. Беренчесе - эчәклек фазасы. Азыкны эшкәртү процессында трихинелланың капсуллашкан личинкалары ашказаны һәм унике илле эчәктә бер сәгать эчендә җимерелә. Яшь личинкалар унике илле эчәктә 3-4 тәүлек эчендә өлгерәләр һәм ана паразитлар личинка сала башлыйлар. Бу процесс 10-45 көнгә сузыла. Тиздән ана паразитлар үлә. Алар 2100 гә кадәр личинка салып калдыралар. Эчәк стадиясенең срогы - 42-56 көн. Икенче фаза - миграция фазасы. Личинка лимфатик юллар аша кан тамырына эләгә һәм бөтен организмга тарала. Миграция якынча авыруны йоктыруның 6 нчы көнендә башлана. Өченче фаза - мускул фазасы. Личинкалар аркылы-буйлы мускул тукымаларына утыралар. Беренче, аз санлы личинкалар 6-7 нче көннәрдә барлыкка килә. Алар аеруча мимика, сулыш алу, чәйнәү мускулларына, диафрагма, шулай ук кул-аякларны бөгү мускулатурасына утыралар. Мускулларга утыргач, трихинеллалар ун тапкыр зураялар, спираль булып бөтереләләр һәм 17-18 нче көнгә башка "хуҗа"ны зарарландырырга сәләтле булалар. 3-4 нче атналарга личинкалар тирәсендә капсулалар формалаша һәм бер елдан аларның стеналары известь белән каплана. Шушы рәвештә трихинеллалар 25 елга кадәр яшиләр. Мускулларга эләкмәгән личинкалар тиз үләләр. Кеше организмында бу гельминтлар алга таба үсәләр. Тормыш циклын дәвам итү өчен, аларга күсе яки дуңгыз эчәклегенә эләгү кирәк.
Авыруның ни дәрәҗәдә авыр булуы организмга эләккән личинкаларның күләменә бәйле. 1 килограмм гәүдә авырлыгына 5 личинка туры килә икән, бу кеше өчен - үлемгә китерүче доза. Дәвалау клиника шартларында үткәрелергә тиеш. Ә аны ничек кисәтергә соң? Дуңгыз, кыргый кабан, бурсык, аю һәм башка хайваннарның итен яхшылап эшкәртергә кирәк. Дуңгыз итен һәм аның эшләнмәләрен туң рәвештә саклау яхшы. Трихинеллалар үлсен өчен, азык әзерләгәндә ит эчендәге температура 65 градустан ким булмаска, ә төсе алсудан сорыга үзгәрергә тиеш. Авыру таралмасын өчен, күселәрне юк итәргә, клеймосыз ит сатып алмаска кирәк. Исегездә тотыгыз: трихинелла личинкалары озак вакытка сузылган салкынга, җылытуга, тозлау һәм ыслауга чыдам. Аларны итне 8 сантиметрдан да калын булмаган кисәкләргә бүлеп, кимендә 2,5 сәгать пешергәндә генә үтерергә мөмкин. Шашлык әзерләгәндә исә уксус куллану яхшы, чөнки ул трихинелла личинкаларын үтерә. Бер төр личинкалар 12 градуска кадәр туңдырылган иттә - 50 көнгә кадәр, 18 градуска кадәр туңдырылган иттә 21 сәгатькә кадәр яшиләр. Икенче төр личинкалар 23 градуска кадәр туңдырганда өч көнгә чыдыйлар, ә 16 градус салкынлыкта - 20 айга кадәр. 50 градустан югарырак температурада личинкалар берничә минут эчендә үләләр, әмма бу температура итнең эченә үк үтеп кермәскә мөмкин. Тозлаганда, личинка ит эчендә 1 елга кадәр саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев