САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Товарның ценниктагы һәм кассадагы бәясе төрле булса нишләргә?

Мондый хәлгә юлыкканда кибетнең администраторын чакыртып, бу хәлне ачыкларга кирәк.

Ценник — үзенә күрә оферта килешүе, шуңа күрә товарны шунда күрсәтелгән бәядән сатарга тиешләр. Бу хакта юрист Сергей Чернышовка сылтама белән «АиФ» басмасы яза.

 

Хәтта «алмаштырырга өлгермәдек» дип әйтсәләр дә, товар ценникта күрсәтелгән бәядән сатылырга тиеш. Гади генә итеп әйткәндә, бу сезнең проблема түгел. Администраторны чакыртыгыз һәм бәядәге аерма берничә сум гына булса да шикаять итегез. Административ хокук бозулар кодексының «Кулланучыларны алдау» маддәсен (№ 14.7) һәм аның буенча каралган шактый зур штрафларны исләренә төшерегез, дип киңәш итә юрист.

Реклама

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-04-2021/tovarny-tsenniktagy-m-kassadagy-b-yase-t-rle-bulsa-nishl-rg-5818242

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X