САРМАН
  • Рус Тат
  • Тормышыбызны яхшырту өчен

    Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Н.Закировның район Советының X утырышында 2011 елда районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2012 елга бурычлар турында сөйләгән доклады. 2011 елга билгеләнгән бурычлар күптөрле булсалар да, алар барысы да бер максатка - халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча эзлекле эш алып баруга юнәлтелгән иде. Районның узган...

    Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Н.Закировның район Советының X утырышында 2011 елда районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2012 елга бурычлар турында сөйләгән доклады.
    2011 елга билгеләнгән бурычлар күптөрле булсалар да, алар барысы да бер максатка - халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча эзлекле эш алып баруга юнәлтелгән иде. Районның узган елгы социаль-икътисади күрсәткечләренә килгәндә, алар түбәндәгечә. Тулаем территориаль продукт күләме - 15 миллиард сум, 2010 ел күләменә карата 104, 1 процент тәшкил итте. 2,7 миллиард сумлык эш һәм хезмәтләр башкарылды. Промышленность җитештерүе коэффициенты 100 процент (республика буенча - 105 процент) булды. Төп капиталга инвестицияләр үсеше күләме узган елга карата 133 процент булып, 3 миллиард 700 миллион сум тәшкил итте. Төзелеш эшләре 6 процентка артты (ТР буенча - 6,8 процент). Ваклап сату күләме 0,5 процентка артып, 1253 миллион сум тәшкил итте. 322 миллион сумлык түләүле хезмәтләр күрсәтелде, аларның 28 миллионы - көнкүреш хезмәтләре.
    Халыкның тормыш дәрәҗәсен тасвирлаучы күрсәткечләрнең үсүе дә күзәтелде. Ел башыннан бер кеше башына акча кереме 2,2 процентка артты һәм 8327 сум тәшкил итте. Хезмәт хакы 15 процентка артты һәм 15686 сумга җитте. Реаль хезмәт хакы 8,5 процентка үсте. Керемнәре минималь куллану бюджетыннан артыграк булган кешеләр саны күбәя (халыкның 35 проценты, ягъни 13 меңләп кеше).
    Ел башына районда 36625 кеше яши, дип исәпләнде. Икътисади актив халык саны - 18,4 мең, мәшгуль кешеләр - 16 мең. Агымдагы елның 1 февраленә теркәлгән эшсезләр - 360 кеше, ягъни икътисади актив халыкның 1,9 процентын тәшкил итә. Аларның 88е (0,43 процент) - Сарман спирт заводы ябылу сәбәпле кыскартылган кешеләр. Хәзерге вакытта филиалны биоэтанол, тормоз сыеклыгы җитештерү, шешәләргә эчә торган су тутыру буенча үзгәртеп коруга проект карала.
    Муниципаль идарә нәтиҗәлелеге бәяләмәсе буенча район 23 район арасында 16нчы урында тора, тормыш дәрәҗәсе буенча - 12 нче урында. Гомуми икътисади үсеш күрсәткечләре буенча район 10нчы урынны били. Муниципаль берәмлекләрнең "җирле бюджет" рейтингында район 11 нче урында. Берләштерелгән бюджетта салым һәм салым булмаган керемнәр өлеше 33 процент тәшкил итә.
    Районда халыкны социаль яклауның барлык чаралары тормышка ашырыла. Хезмәт хакы, пенсияләр арту белән бәйле рәвештә, субсидия алучыларның саны кимеде. Пенсия фонды тарафыннан 1 миллиард сумнан артык пенсия түләнде. Индексацияләү нәтиҗәсендә пенсияләрнең уртача күләме 8293 сумга җитте. Дүрт елда ана капиталына 1072 сертификат бирелде (гаризалар 100 процент канәгатьләндерелде). Мәҗбүри пенсия иминияте взнослары җыю - 100 процентка, мәҗбүри медицина иминиятенә 98,4 процентка тормышка ашырылды.
    Сарман муниципаль районының 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасы расланды. Аның максаты - икътисадның тотрыклы үсеше һәм яшәү өчен уңай шартлар тудыруга нигезләнеп, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту.
    Кече эшмәкәрлек район икътисады өчен бик мөһим. Ул конкуренцияне җәелдерә, урта класс социаль катламын тудыра, яңа эш урыннары барлыкка китерә. Үз-үзләрен тәэмин итә алырдай кешеләр артып, бюджеттан түләнүче пособиеләргә чыгымнарны киметергә мөмкинлек туа. Салым кертемнәре арта. Районда эшмәкәрлек белән барлык эшләүче халыкның 23 проценты, ягъни 3 меңнән артык кеше шөгыльләнә (республикада - 23,5 процент). Тулаем территориаль продуктта кече бизнес өлеше 8,1 процент алып тора. Муниципаль заказда аның өлеше - 76 процент, бюджет керемнәре структурасында 5 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә җитештерү өлкәсендә түбәндәге предприятиеләр бар. Ит һәм ит продуктлары җитештерүче "Сарман - Ит" компаниясе" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында кулдан һәм механикалаштырылган пилмән ясау линияләрендә 80 кеше эшли, колбаса цехы сафка бастырылды һәм бәрәңге саклау урыны булдырылды (50 эш урыны). "Агромастер" ҖЧҖнең Сарман филиалында энергия саклаучы авыл хуҗалыгы техникалары һәм аларга узеллар, агрегатлар ясала. 37 эш урыны булдырылган. Буяу камерасын сафка бастыру эш урыннарын 100гә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. "Сармановская" минераль суын чыгаручы заводта 20 кеше эшли. Биредә "Анютины сказки" баллы суы чыгарыла башлады. Европа стандартларына җавап бирүче, турыдан-туры сыгып алынып, 2 ел саклана торган яшелчә соклары (кишер, чөгендер, кабак, томат һ.б.) чыгару планлаштырыла. Бу проект 150 эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
    "Нефтестройсервис" ҖЧҖнең Юлтимер кирпеч заводында, "Татнефть" җәмгыяте финанславы белән, 50 миллион сумлык реконструкция эшләре башкарылды. "М200" маркалы керамик кирпеч республикада бердәнбер шушы заводта чыгарыла. Кирпеч җитештерүнең үзкыйммәтен 1,7 сумга киметүгә ирешелде. Эшләп чыгару күләме 6 миллион данәдән 8,5 миллион данәгә җитте. Эш урыннары саклап калынды. Перспективада 30 миллион данә кирпеч чыгаруга исәпләнгән завод проекты бар. Дәүләт экспертизасы үтелгән, 100 елга җитәрлек балчык запасы булган 300 гектарлы карьер бүленгән. Проектның смета бәясе 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Аның тормышка ашырылуын телибез.
    Киҗе-мамык перчаткалар бәйләү цехында (шәхси эшмәкәр А.Салихова) 10 эш урыны булдырылган. Эшмәкәр Ф.Андрианов "БДМ" тибындагы дискаторлар һәм аларга запас частьләр ясый, анда 5 кеше эшли. "Азнакай" киемнәре ҖЧҖендә 80 эш урыны бар. Эшмәкәр Ф.Зәкиев металл конструкцияләр ясау һәм монтажлау, авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Ул 10 кешегә эш бирә. Сыра ясау цехы эшли. "Сәламәтлек йорты" үзгәртеп корылды. Анда "Аквилон" ҖЧҖнең "Тәмле" супермаркеты, сәүдә мәйданчыклары урнашты. 67 эш урыны булдырылды, тагын 22не булдыру планлаштырыла.
    Районда 214 сәүдә объекты теркәлгән. Аларның күпчелеге - кулланучылар җәмгыятенеке. Стационар сәүдә нокталары булмаган урыннарга чыгып сату оештырыла. Җәлил поселогында "Магнит", "Эссен", "Пятерочка" сәүдә челтәрләре урнашкан.
    "Агрокөч төркеме" җәмгыяте тарафыннан елына 50 мең тонна ит җитештерүгә исәпләнгән кошчылык фабрикасы төзү планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 4 миллиард сум булыр, дип көтелә. 150 эш урыны булдыру күздә тотыла.
    Авыл туризмын җәелдерергә телибез. Безнең район территориясендә тарихи һәм архитектура һәйкәле булган бакыр руднигы урнашкан. Татарстандагы рудниклар арасыннан бары монда гына руда чыгару фәне буенча аңлатып булмый торган тар, аркалы, туры почмаклы юллар күзәтелә. Биредә Кызыл китапка кертелгән ярканатлар яши. Рудникның "залы" уртасында суы хәтта Европа стандартлары буенча иң югары сыйфатлы дип исәпләнгән күл бар. Рудник янәшәсендәге "Кара-каршы" чишмә төзекләндерелде, күле, гүзәл табигате бар. Инфраструктура җәелдерелгән. Мавыктыргыч экскурсия турлары оештыру өчен, бөтен мөмкинлекләр бар. Россиядә - тарих, республикада тарихи-мәдәни мирас елында без инвесторлар табарга һәм туризмны җәелдерергә тиешбез.
    Отчет елында район бюджетына 584 миллион сум акча тупланды. Аларның 192 миллионы - салым һәм салым булмаган керемнәр, 392 миллионы - республика бюджетыннан бүленгән акчалар (планга карата100процент). Бюджетның салым һәм салым булмаган өстәмә керемнәре - 16 миллион сум, узган елдагы керемнәргә карата 124 процент тәшкил итте. Керем буенча планнарның уңышлы үтәлеше бюджет сферасы хезмәткәрләренә хезмәт хакларын вакытында бирүне башкарырга һәм учреждениеләрнең чыгымнарын тулысынча финансларга мөмкинлек бирде. Кредиторлык әҗәте булдырылмады.
    Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары буенча үсешкә ирешелде.
    Район аграрийлары, ике еллык корылыктан соң, үз-үзләренә һәм авылның киләчәгенә ышанычны кире кайтара алдылар. Узган ел алар өчен уңышлар елы булды. Бюджеттан 312 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде (235,6 млн. - РФ, 76,3 млн. -ТР бюджетыннан). Республика икмәгенә "Агрокөч төркеме" һәм "Чаллы икмәге" компанияләре саллы өлеш керттеләр. Аларда заманча, югары җитештерүчән техника эшли. 2,7 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде. "Татнефть"ААҖ авыл хуҗалыгы техникасы алуда зур ярдәм күрсәтә. Бүген язгы кыр эшләренә әзерлек оешкан төстә бара.
    Узган елда бөртеклеләрнең тулаем җыемы 178 мең тонна тәшкил итте (республикада 5нче урын), элеваторларга 122 мең тонна ашлык озатылды. Һәр гектардан алынган уртача уңыш 36 центнер булды (республикада беренче унлыкта). Шикәр чөгендере 9 мең гектардан артык мәйданда үстерелеп, һәр гектардан уртача - 260 центнер уңыш алынды, заводка 235 мең тонна (республикада 4нче күрсәткеч) чимал озатылды. 11 мең тонна рапс җыеп тапшырылды. 22 мең тонна, ягъни һәр гектарга тәэсир итүчән матдәдә 110 килограмм ( республика буенча - 62 килограмм) минераль ашламалар кертелде.
    Быелгы ел уңышы астына 18 мең гектарда көзге культуралар чәчелде. 122 мең центнер язгы культуралар орлыклары салынды. Алар тулысынча чәчү стандартларына җавап бирәләр.
    Игенчелектәге тотрыклылык терлекчелекнең нәтиҗәлелеге нигезе булып тора. Районда 13 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала (узган елга карата - 101 процент, ТР буенча - 97). Савым сыерлары - 5050 баш, дуңгызлар -1,5 мең, атлар - 117 баш. Һәр 100 сыерга 97 бозау алынды. Бозаулар узган елдагыга карата - 102, дуңгыз балалары 101 процент тәшкил итте. 24 мең тонна сөт (105%, ТР буенча - 96%), 1,5 мең тонна ит (101%, ТР - 97%), 170 тонна дуңгыз ите (103%) җитештерелде. Бер сыерга савылган уртача сөт 4890 килограмм тәшкил итте. Ел башына булган бер баш мөгезле эре терлеккә - 211, бер дуңгызга 119 килограмм ит җитештерелде. Югары технологик җиһазландырылган өч сөт комплексы эшли, дүртенчесе төзелеп бетү алдында.
    Ел ярымга җитәрлек тупас һәм сусыл азыклар запасы булдырылды (бер шартлы баш терлеккә - 50 центнер). Халыкның җир пайларын арендалаган өчен, килешүдә каралган шартлар үтәлә (1 гектар пай җире өчен - 336 сум исәбеннән, ТР - 386 сум, 500сумга күтәрү тәкъдим ителә). Терлекләрне кышлату уңышлы бара.
    1,6 миллиард сумлык тулаем продукция җитештерелде. Аның эчендә игенчелек продукциясе - 62, терлекчелекнеке 35 процент алып тора. Акча кереме 1,2 миллиард сум булды. Табыш - 80 миллион сум, рентабельлелек 7 процент күләмендә көтелә. Аграр секторда айлык уртача хезмәт хакы 10518 сум тәшкил итә (ТР - 10223).
    Авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итүдә, авылдагы традицияләрне саклауда фермерлык, шәхси хуҗалыклар һәм гаилә фермаларының роле зур. Аларны үстерүгә хөкүмәт һәрьяклы ярдәм күрсәтә. Фермер хуҗалыклары шәхси хуҗалыклар белән бергә авылда урта класс хасил итәләр. Ә урта класс муниципаль власть белән берлектә җирлекләрнең үсешендә төп урын алып тора. Районда - 39 фермер хуҗалыгы, алар карамагында 3,2 мең гектар җир бар. 8 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә. Ташламалы кредитлардан авылдагы һәр бишенче гаилә файдаланды. Проект башланган 2006 елдан 325 миллион сумлык 1812 кредит бирелде. Былтыр 461 кеше 94 миллион сумлык кредит алды. Корылыклы килгән елларда, ана терлекләр хисабыннан, шәхси хуҗалыкларга 9,3 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. "50/50" программасы буенча шәхси хуҗалыкларда 235 буаз дуңгызлар, 203 нәселле тәкәләр алынды. Программа хәзер дә дәвам итә.

    Районда 7 гаилә фермасы эшли. Аларда 50 тонна сөт, 54 тонна ит җитештерелде. Тагын 18 гаилә фермасы төзелә. "Вәлиев" КФХ (хәзерләү пункты) шәхси хуҗалыкларга 900 баш симменталь токымлы үгезләр алып кайтып сатты. 15 фермер "Татнефть" ярдәме белән югары технологияле терлекчелек фермасы төзүгә гариза бирделәр. "Башлап эшләүче фермерларга ярдәм" программасында катнашуга - 4 фермер. 3 гаилә фермасына килү юллары салынды ("Маликов" КФХна - 250 метр, 1,8 миллион сумлык; "Сәлимгәрәев" КФХна - 96 метр, 700 мең сумлык; "Нәҗметдинов" КФХна - 580 метр,4,2 миллион сумлык). "Лизинг-Грант" программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле, 30 кече эшмәкәрлек субъекты грантлар алды.
    Авылда эшлекле активлыкны күтәрү өчен, безгә тагын да ныграк тырышырга кирәк. Авыл эшмәкәрләреннән хөкүмәт, республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмнән активрак файдалану сорала.
    Узган ел 4,5 мең квадрат метр торак сафка бастырылды. Бу планга карата 101 процент тәшкил итә һәм нигездә - шәхси төзелеш исәбенә. "АПК үсеше" программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле, 123 шәхси йорт төзелде. Агымдагы елда төзелеш планы 7 мең квадрат метр күләмендә расланды. Социаль ипотека буенча 33 фатирлы йорт төзелә. Барлыгы 261 Бөек Ватан сугышы ветераны үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Узган ел - 105. Тагын 43 ветеранның исемлеге ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелде.
    Капиталь ремонт программасы буенча 97 күпкатлы йорт ремонтланды. Моның өчен 241 миллион сум акча тотылды. Быел 15 йортны ремонтлау планлаштырылды һәм эш башланды. Моның өчен 40 миллион сум акча каралды. Халыктан түләүләрне җыю 97 проценттан да түбән төшмәде, ә ел башына 99 процент тәшкил итте. Түләүләрне электрон рәвештә кабул итү дәрәҗәсе - 14 процент. Бу күрсәткеч республика күләмендә - 9,5 процент. Гомуми йорт исәп-хисап приборларыннан күрсәткечләрне җыю автоматлаштырылган һәм үзәкләштерелгән рәвештә бердәм серверда башкарыла. Мәгълүматны онлайн режимында алып була ("КПК-Сервис" ҖЧҖ Җәлил участогы офисы).
    Инженерлык инфраструктурасы үсә һәм камилләшә бара. Инвестор "Водоканалсервис" ААҖе тарафыннан (ул 2006 нчы елдан эшли) Җәлил, Сарман коммуналь челтәрләре төзекләндерелә һәм реконструкцияләнә. Сарман һәм Җәлилдә 18 километрдан озынрак магистраль, поселок эчендәге һәм урам суүткәргечләре алыштырылды. Поселокта су чистарту блогы урнаштырылды. Ул тәүлегенә 5 мең кубометр су чистартырга сәләтле. Моның өчен "Татнефть" 43 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирде. Суның сыйфаты санитар-гигиеник таләпләргә җавап бирә (тимернең күләме - 3,69 мг/л дан 0,3 мг/л га, төслелек - 93,7 градустан - 20 градуска, болганчыклык 28,2 мг/л дан 1,5 мг/л га кадәр киметелде). Район үзәге су белән су асты чыганакларыннан тәэмин ителә. Скважиналарга идарә ителешле автоматлаштырылган, көйләнә торган ешлыклы насос станцияләре урнаштырылды. Технологиянең нәтиҗәлелеге түбәндәгечә: энергия куллану кимеде, процесс автоматлаштырылды, суүткәргеч системасында даими басым саклана, тишелүләр булмый, су башнясы кирәк түгел. Авыл җирлекләре барлык скважиналарга лицензияләр алдылар. Авылда да ешлыкны көйләү технологиясен куллану яхшы булыр иде.
    Районда тузган су линияләрен полиэтилен үткәргечләргә алыштыру системалы рәвештә өч юнәлештә алып барыла. Узган ел "Татнефть" ярдәме белән 7 миллион сумга 10 километрдан артык су линиясе алыштырылды: Карашай Саклауда - 1,8, Чурашта - 5,7, Яхшыбайда - 1,5, Анакта - 0,7, Сарманда - 1,2. Быел да бергәләп бу эшне дәвам итәрбез, дип уйлыйм. "Чиста су" программасы буенча ТР Газлаштыру фонды аша 10 миллион сумга 5 километрдан артык суүткәргеч линия алыштырылды: Иске Әлмәттә - 1,2, Кәүҗияктә - 2, Куҗакта - 0,3, Иске Кәшердә - 1,3, Күтәмәледә - 0,8 километр. Суүткәргечләр "Водоканалсервис" җәмгыяте тарафыннан да алыштырыла. Республика хөкүмәте быел бу эшләргә 10 миллион сум акча бүлеп бирде. Су линияләре Петровка Завод, Сөлек, Мостафин, Азалак авылларында алыштырылачак.
    Җәлил поселогында суның кыйммәт булуы хәл итәсе мәсьәлә булып кала бирә. Бүген Җәлил җылылык челтәре предприятиесе суның бер кубометрын 16,38 сумнан сатып ала. Июльдән бу бәя 17,58 сум булачак. Бүгенге көндә халык өчен суның бер кубометры 40,95 сум тора (Азнакайда - 29,55, Әлмәттә - 34,18 сум). 1 нче июльдән Җәлилдә суның бер кубометры халык өчен 43,40 сум булачак, ә 1 нче сентябрьдән - 46 сум. Суга тарифны күтәрмәү максатыннан, су асты чыганаклары эзләнә. Белгечләр тәүлегенә 5 мең кубометр су белән тәэмин итәрлек су чыганаклары барлыгы турында бәяләмә бирделәр. Моның өчен 160 миллион сум акча кирәк.
    Поселокның үзәк котельныенда ике мини ТЭЦ урнаштырылды. Аларның гомуми егәрлеге - 1,6 МВт, җылылык егәрлеге - 855 Гкалл, көчәнеше - 6 кВ, ешлыгы - 50 Гц. Ул үзен 5 ел эчендә аклар һәм җылылык белән тәэмин итү хезмәтләренә тарифны 10 процентка киметергә мөмкинлек бирер, дип күздә тотыла.
    Районда электр челтәренең 30 проценты заманча СИП-кабельләргә алыштырылды. Җепселле-оптик элемтә линияләре сафка бастырыла. Бүгенге көндә бу линияләргә тоташтырылмаган 4 кенә авыл калды: Пробуждение, Сарайлы, Юлтимер, Яхшы Каран. Халык IP-телевидение (282 абонент), югары тизлекле Интернет (2,5 мең абонент), SIP-телефония хезмәтләреннән файдалана ала.
    Районда 8 километр тирәсе автомобиль юллары төзекләндерелде һәм реконструкцияләнде: Саклаубаш - Өчөйле Саклау - 3,2, Зур Нөркәй - Кадрәк - 2,6, Салкын Чишмә - Александровка - 2 километр. Мәктәп автобуслары маршрутлары юлларын норматив хәлгә китерү проблемалы мәсьәлә булып кала бирә. Яңа Имән - Күтәмәле, Күтәмәле - Буралы Чишмә, Усай - Петровка Завод авыллары юлларын ремонтлау кирәк. Быелгы планда - Сарманда әйләнгеч юл салу. Планда барлыгы 131 миллион сумга Әлмәт - Мөслим, Азнакай - Дүсем, Салкын Чишмә - Александровка, Җәлил - Сарман - Сарайлы юлларын, Иске Минзәләбашта Минзәлә елгасы күперен төзекләндерү күздә тотыла. Юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү өчен, зур кертемнәр - 270 миллион сум акча кирәк. Быелгы елга республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленде.
    "Татнефть" ярдәме белән - Янурыс, Шәрләрәмәдә 1,6 миллион сумга, Газлаштыру фонды аша Сарманның яңа урамнарында 10 миллион сумга 4 километр газүткәргеч салынды.
    Хөкүмәтнең йортларны шәхси җылытуга күчү программасы буенча район үзәгендә 417 (26 йорт) ике контурлы котел урнаштырылды. Барлык күпкатлы йортларга да ике контурлы котел кую планлаштырылды һәм моның буенча эш башланды (658 фатир, 43 күпкатлы йорт).
    Татарстан Республикасы Дәүләт Советына язган хатта урманнарны саклау, торгызу, урман парклары зонасын киңәйтү мәсьәләсе дә кузгатылды. Районда урман фонды мәйданы 8,8 гектар тәшкил итә. Урманлылык - 6,3 процент. Республиканың уртача күрсәткече - 18 процент. 2 мең гектардан артык җир участогы резервка алынды. Соңгы ун елда районда - 1000 гектардан артык, узган ел 43 гектарда үсентеләр утыртылды. Үсентеләр утырту өчен, Урман хуҗалыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыклары белән эшләргә кирәк.
    Районда 11 база мәктәбе булдырылды. Һәр торак пунктта башлангыч мәктәп саклап калынды. 16 мәктәп автобусы 25 маршрут буенча 490 укучыны база мәктәпләренә йөртә. 37 мәктәпкәчә учреждениедә 1671 бала тәрбияләнә (барлыгы 1745 урын). Бу учреждениеләргә чират юк. Мәгариф учреждениеләрендә 15 миллион сумнан артыграк күләмдә капиталь төзекләндерү үткәрелде. "Татнефть" ярдәме белән ике мәктәпкә 7 миллион сумлык капиталь ремонт уздырылды. Республика программасы буенча быел поселокның ике база мәктәбе ремонтланачак. Укытучыларның уртача хезмәт хакы - 16738 сум (2010 нчы елда 10551 сум иде). "Киләчәк" программасы буенча 73 укытучы "Безнең иң яхшы укытучы" грантын отты (республикада - 3 нче урын). БДИның уртача баллары 2010 нчы елгы күрсәткечләрдән югарырак. Ирешелгәннәрнең нәтиҗәләре буенча укучылар һәм укытучылар "Татнефть" җәмгыяте "Сәләтле балалар" фондының хәйрия премияләрен алдылар. Генераль планда Сарманның яңа микрорайонында 162 укучыга исәпләнгән мәктәп, 110 урынлы балалар бакчасы төзү каралды.
    Гомуми рейтингта районның сәламәтлек саклау учреждениеләре республикада уртадагы урыннарны били. III төркемгә кергән 19 район арасында балларның суммалары буенча - 12-13 нче урында. Демографик күрсәткечләр - уртача. Бала тудыручы аналар үлеме күзәтелмәде, яңа туган балаларның, туберкулездан үлем дәрәҗәсе - түбән. Соңгы 15 елда районда беренче тапкыр туу буенча иң югары күрсәткеч булды - һәр 1000 кешегә 13,3 бала туды (республикада - 13,4). Барлыгы 488 бала туып, тууның үсеше 2,9 процент тәшкил итте. Үлүчеләр саны - һәр 1000 кешегә 14,1, бер ел эчендә бу күрсәткеч 7,7 процентка кимеде. Узган ел 518 кеше үлде, кеше саны кимүнең иң түбән коэффициенты күзәтелде: 0,8 (2010 нчы елда - 2,4 иде). Экономик нәтиҗәлелек - уртача. Сәламәтлек саклау тармагында уңай яклар түбәндәгеләр: кредиторлык әҗәтләре аз. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы тормышка ашырыла. 14 яше тулган үсмерләргә, укучылар, эшләүче кешеләр, ятим һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның барысына да диспансеризация үткәрелде. Федераль һәм региональ ташламаларга хокуклы кешеләрне дарулар белән тәэмин итү программасы тулысынча үтәлде. Интернет аша республика медицина учреждениеләренә - 510, онкологик үзәкләргә 152 кеше мөрәҗәгать итте. Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Табибларга - 6, шул исәптән Җәлил поселогында "Татнефть" акчасына төзелгән 4 фатир бирелде. Табибларның хезмәт хакы узган ел эчендә 12,6 процентка күтәрелде һәм 24240 сум тәшкил итә, урта медицина хезмәткәрләренеке 17,4 процентка күтәрелеп, 12109 сум тәшкил итә. 3 миллион сумнан артыграк бәягә медицина җиһазлары алынды. Сәламәтлек саклау объектларына 5,7 миллион сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелде. Моннан 40 һәм артыграк ел элек төзелгән 14 ФАПка капиталь ремонт кирәк. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча 5 миллион сумнан артыграк акча алынды. Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендәге ике югары технологияле район хастаханәсенә үзәк зур ярдәм күрсәтәләр. Алдагы елларда өстенлекле бурыч - халык арасында үлем-китемне киметү.
    Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда спорт зур роль уйный. Районда 130 спорт корылмасы эшли. Аларда 43 тренер-укытучы хезмәт куя. Спорт һәм физкультура белән 8,5 мең кеше даими шөгыльләнә. Бу - район халкының 24 проценты (республикада бу күрсәткеч - 26 процент). Безнең спортчылар республика һәм Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Барлыгы 71: 31 - алтын, 8 - көмеш, 22 бронза медаль яуладылар. Районда тренажер залы булган бассейн төзү күздә тотыла. Ул "2006-2015 нче елларга РФдә физкультура һәм спортны үстерү" программасына кертелде.
    Районда 55 мәдәният учреждениесе, 2 музей, 36 китапханә, 2 киноучреждение эшли. Җирле бюджет һәм "Татнефть" ярдәме белән барлык мәдәният учреждениеләрендә ремонт эшләре алып барыла. "Җәлилнефть" ярдәме белән Ләшәү Тамакта 1,5 миллион сумга мәдәният йорты реконструкцияләнде. "Авыл клублары" программасы буенча Каташ Каран, Морбаш, Нарат Асты авылларында күп функцияле үзәкләр төзү күздә тотыла. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее өченче ел рәттән грантлар ота. Алсу Хуҗина, Рузилә Бәдертдинова, Рада Латыйпова, Рәмилә Зиннәтуллина, Розалия Талибуллина кебек яшь талантларыбыз төрле дәрәҗә бәйгеләрдә катнашалар һәм призлы урыннар алалар.
    4 нче мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз. Районыбыз халкы бу юлы да сәяси аңлылык күрсәтер, дип уйлыйм. Сүземнең ахырында барлык район халкы исеменнән, һәр эшебездә ярдәм күрсәткән өчен, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, ТР Дәүләт Советына, республика Хөкүмәтенә, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка, нефтьчеләргә зур рәхмәт җиткерәм. Бергәләп эшләгәндә, алга таба да барлык бурычларыбызны уңышлы эшләп чыгарбыз, дип ышанам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим