Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, укучыларда сәнгатьсөйләү күнекмәләрен һәм кызыксынуларын үстерү максатыннан, Илексаз мәктәбендә бик күп чаралар үтте.
5 нче сыйныф укучылары язучыга багышлап стена газетасы чыгардылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Р.И.Бәдертдинова һәм Г.Г.Хәлиуллина “Л.Н.Толстой- детям” исемле чара уздырдылар. Юбилярга багышлап мәктәптә стенд ясалды. Укучылар арасында шулай ук “Без сәнгатьле укыйбыз” конкурсы булды. Чара укучыларда бик зур кызыксыну уятты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз