САРМАН
  • Рус Тат
  • Үтәлеш - 36,9 процент

    5 майда Министрлар Кабинетында төзелеш, файдалануга торак тапшыру, ветераннарның торак шартларын яхшырту, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирүнең торышына багышланган киңәшмә булды. Аны Президент Рөстәм Миңнеханов алып барды. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгышын, гадәттәгечә, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләреннән башлады. Ел башыннан кагыйдә бозучыларга карата...

    5 майда Министрлар Кабинетында төзелеш, файдалануга торак тапшыру, ветераннарның торак шартларын яхшырту, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирүнең торышына багышланган киңәшмә булды. Аны Президент Рөстәм Миңнеханов алып барды.

    Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин чыгышын, гадәттәгечә, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләреннән башлады. Ел башыннан кагыйдә бозучыларга карата 183 беркетмә төзелүен әйтте. Төзелеш эшләренә килгәндә, барлыгы 785, 7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 31, 7 процентын тәшкил итә. Районда торак төзелеше планы - 7000 квадрат метр, ул 36, 9 процентка тормышка ашырылган. Төзелә торган аз катлы 72 йортның 34е -югары , 38е - уртача әзерлектә. Районда 280 ветеран һәм аларның толлары фатир өчен субсидия алдылар. Тагын 56 ветеран республика реестрына кертелде.

    Районда бушлай җир алырга хокуклы күп балалы 451 гаилә бар. Аларның 287сеннән, җир алырга теләк белдереп, гаризалар кергән. Ул җирләрнең 75 проценты межаланган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      161
      0
      0
    Ночной режим