САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тикшеренүчеләр эштәге стресс һәм йокы туймау нәтиҗәләре турында сөйләгән

Өстәмә риск факторлары сәламәтлеккә җитди зыян сала.

Эштә стресс алу һәм йокы туймау йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычы белән бәйле. Хезмәтләре Европа кардиология җәмгыятенең European Journal of Preventive Cardiology журналында дөнья күргән медицина хезмәткәрләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта EurekAlert сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Галимнәр 18 ел эчендә 25- 60 яшьтәге 1959 эшкә сәләтле кешене өйрәнгән. Ул кешеләр диабеттан яки югары кан басымыннан интеккән.

Галимнәр өйрәнгән мәгълүматлар нигезендә, стресс үзе генә дә йөрәк авырулары үсеше куркынычын 1,6 тапкыр, ә йокы җитмәү 1,8 тапкыр арттыруы ачыкланган. 

 

Тикшеренү авторларының берсе – Мюнхен техник университетының медицина факультеты профессоры Карл-Хайнц Ладвига фикеренчә, йокы туймау, ягъни нормаль йокы булмау мондый очраклар белән турыдан-туры бәйле.

Моннан тыш, галимнәр берничә тәкъдим җиткерә. Алар эшләрне биш-ун минутка калдырырга, буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә, гәүдә авырлыгын күзәтеп торырга һәм социаль элемтәләрне җайга салырга киңәш иттеләр.

Фото: https://pixabay.com | Engin_Akyurt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев