САРМАН
  • Рус Тат
  • Тиешле шарт – имин эш

    Без барыбыз да эш урыннарыбызның уңайлы һәм куркынычсыз булуын, эштән өйләребезгә исән-сау кайтуны телибез. Халыкара хезмәт оешмасы да, бу юнәлештәге проблемаларга һәм хезмәтне саклау культурасы булдыруның эш урыннарындагы бәхетсезлек очракларын киметергә булышуына дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү максатыннан, 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтү турында игълан итте. Беренче...

    Без барыбыз да эш урыннарыбызның уңайлы һәм куркынычсыз булуын, эштән өйләребезгә исән-сау кайтуны телибез. Халыкара хезмәт оешмасы да, бу юнәлештәге проблемаларга һәм хезмәтне саклау культурасы булдыруның эш урыннарындагы бәхетсезлек очракларын киметергә булышуына дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү максатыннан, 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтү турында игълан итте. Беренче тапкыр ул 2003 елда билгеләп үтелде.
    Хезмәт шартларын яхшырту һәр эш бирүченең үз хезмәткәрләренең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга ни дәрәҗәдә өстенлек бирүенә бәйле. Производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны кисәтү чаралары системасын булдыру аеруча әһәмияткә ия. Хезмәткәрләрнең эш шартлары куркынычсызлыгы, аларның тормышы һәм сәламәтлеге хезмәтне саклауга бүленә торган акчалар күләменә турыдан-туры бәйле. Хезмәтне саклау чараларын аз финанслау җиһазларны яңарту, заманча саклану чаралары алу, эш урыннарын аттестацияләү буенча эшләрнең сүлпәнлегенә китерә.
    Санитария-гигиена нормаларына җавап бирми торган шартларда эшләүчеләр саны әле һаман да күп кала килә. Районның егерме өч предприятиесе һәм оешмаларының отчетларыннан күренгәнчә, аларда эшләүчеләрнең 26,3 проценты шундый шартларда хезмәт куя.
    Авыл хуҗалыгы аеруча проблемалы тармак булып кала. 2011 елда районда теркәлгән дүрт бәхетсезлек очрагының өчесенең авыл хуҗалыгына туры килүе нәкъ шул турыда сөйли. Кече эшмәкәрлек субъектларында да хезмәтне саклау буенча эшләр бик түбән дәрәҗәдә оештырыла яки бөтенләй дә юк. Санитария-гигиена таләпләре үтәлмәү, авыр физик эш куллану, түбән температура, югары дымлылык шартларында, тузанлы, тавышлы производствода эшләү очраклары бетеп тормый.
    Эшче-хезмәткәрләрнең сәламәтлекләрен саклауда, куркынычсыз эш шартлары булдыруда аларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, производствода үз вакытында тикшерүләр һәм хезмәт шартлары буенча аттестацияләр уздыру мөһим юнәлешләрдән санала. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районның предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләренә семинар-киңәшмәләр, "Хезмәтне саклау көне", шушы тематикага багышланган "Түгәрәк өстәл"ләр, смотр-конкурслар, КВНнар уздырырга тәкъдим итәбез. Кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге хезмәтне саклау мәсьәләсен тиешле югарылыкка күтәрүгә турыдан-туры бәйле. Димәк, беркем дә аңа икенчел мәсьәлә итеп карарга тиеш түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим