САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таудан төшеп киткән машина туристлар яши торган палаткаларны таптаган

Бәхеткә, әти-уллы ике кеше палаткадан чыгып өлгерә, шул мизгелдә иномарка палаткага бәрелә.

Башкортстанның Дәүләкән районында Skoda Fabia машинасы таудан төшеп киткән һәм туристлар яши торган палаткаларга килеп кергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Бу турыда Башкортстан ЮХИДИ хәбәр итте.

Вакыйга Асылкүл елгасы буенда була. Skoda Fabia автомобиле белән 59 яшьлек ир-ат идарә итә. машина тауга менеп барганда тукталып кала һәм йөртүче машинадан чыга. Шул арада автомобиль таудан төшеп китә. Бу вакытта тау итәгендә палаткалар була, аларда туристлар яши.

Машина төшеп киткәнен күргән шаһитлар кычкырыша башлый. Аның юлында булган кешеләр бу тавышларны ишетеп, траекториядән кырыйга тайпылып кала. Берничә секундтан машина килеп бәрелгән палаткадан улы белән әтисе чыгып өлгерә. Аннары машина парковкада тора торган Ford автомобиленә бәрелә һәм туктый.

Медицина тикшерүеннән соң таудан төшеп киткән Skoda Fabia машинасын йөртүче ир-ат аек булуы ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев