САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татулыкның нигезе гаиләдә салына

Туу, туган – бу сүзләр тамырдаш. Тормышта шатлык-сөенечләрне уртаклашырдай, борчуларны бүлешердәй якын кешеләрең, бертуганың булу – зур бәхет.

10 апрельдә күп илләрдә Абый-сеңел, апа-эне көне билгеләп үтелә. Бәйрәм туганлык җепләрен, бердәмлек хисләрен ныгытуга, туганнар белән ешрак аралашуга юнәлдерелгән. Россиядә бу бәйрәм артык популярлашмаса да, ул билгеле. Әлеге бәйрәмне беренче тапкыр 1998 елда Америка Кушма Штатларында уздыралар. Дөрес, ул чакта бик үк күңелле үтми ул. Бертуганнарын бик иртә югалткан Клаудия Эварт туганлыкның бик изге хис икәнен аңлата һәм һәркемне бергәлекнең кадерен белергә чакыра. Бу көнне туганыңның хәлен белешү, күрешү, телефоннан булса да аралашу мөһим.

Гадәттә, кыз бала – апалы, малайлар абыйлы булуны телидер. Әмма гаиләдә бер кыз һәм малай булып та, дус-тату, аңлашып яшәгәннәр күп. Кыз-
ганыч, бертуганы белән аралашмаганнар да җитәрлек. Акча, мал, байлык артыннан куып, кешелеклелек сыйфатларын югалтканнарны күреп, йөрәк әрни. Һәр көннең ямен, бергәлекнең кадерен, туганлыкның көчен тоеп, дус-тату яшәүләргә ни җитә соң?

Реклама

Ә сез туганнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә? Абыйлы яки апалы, эне-сеңелле булу рәхәтме, әллә берүзең булу кулайракмы сезгә?
Фикерләрегезне “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркемендә яки sarman-rt.ru сайтында калдырыгыз, хөрмәтле дуслар.


Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X