САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда йорты белән бергә ир-ат янып үлгән

Янгын Балык Бистәсе районы Корноухово авылында чыккан.

Татарстанда янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртәнге сәгать алтыда Балык Бистәсе районы Корноухово авылында бер катлы шәхси йортта янгын чыккан.

Санаулы минут эчендә бу урынга Корноухово постының янгын сүндерүчеләре килгән. Ул вакытка янгын телләр инде тәрәзәләрдән чыккан, ә йортның түбәсе җимерелгән. Ут күрше йортка күчкән.

Егерме минуттан соң урынга 128 нче янгын часте хезмәткәрләре килгән.

Реклама

Янгыннан соң йорт эчендә 59 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Янгын мәйданы 32 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгын көнкүреш электр приборларын дөрес кулланмау сәбәпле килеп чыккан дигән фараз бар.

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X