САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда цифрлы технологияләр ярдәмендә фермерларга продукция сатуда ярдәм итүне планлаштыралар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты. Киңәшмә барышында җитештерелгән продукцияне сатканда фермерлар очраша торган проблемалар турында фикер алыштылар, алар арасында иң кискеннәре: сатылмаган продукцияне кире кайтару, эре сәүдә челтәрләренә керү кыенлыгы, югары сәүдә өстәмәләре һәм тотрыклы ихтыяҗ булмау. Безнең максат - онлайн-офлайн кибетләрне, логистик үзәкләрне, кооперативларны, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге системасы ресурсларын, Агропаркны һәм җирле җитештерүчеләрне бердәм системага берләштереп, фермерларга үзләре җитештергән продукцияне заманча уңайлы цифрлы ысуллар куллану шартларында сатарга булышу", - дип билгеләп үтте Нияз Хәлиуллин. Татарстан фермерларына продукция сатуда ярдәм итү чараларының берсе «Туган як – Родной край» проекты булачак, ул шәһәр халкына йорт тирәләрендәге кибетләрдә дә, интернет аша да яңа әзерләнгән һәм сыйфатлы фермер продуктлары сатып алу мөмкинлеген бирәчәк. «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин аңлатып китүенчә, Кооперацияне үстерү буенча компетенция үзәге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Туган як - Родной край» социаль проекты эре шәһәрләрнең ваклап сату объектлары катнашында бердәм партнерлык мохите булдыру юлы белән кече җитештерүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр өчен сату инфраструктурасын булдыруга юнәлдерелгән. “Халык кулай бәяләрдән яңа әзерләнгән һәм сыйфатлы фермер продуктлары сатып ала алачак. Мәсәлән, лояльлек картасы буенча алдан заказ бирелгән очракта, шактый ташлама алырга мөмкин, чөнки фермерлар өчен бу җитештерелгән товарның сатылуына гарантия”, - дип аңлатты «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры урынбасары Ренат Мамаев. «Туган як» проекты аша үз продукциясен сатарга теләгән фермерлар консультацияләр алу өчен Компетенцияләр үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар, тел.:(843)292-07-59, сайт цкскрт.рф.

Фото

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев