САРМАН
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирусның 80 яңа очрагы теркәлгән

    Аларның 17 се госпитальгә салынган, 63 е дәвалауны өйдә үтә.

    Аларда авыруның - җиңел яки симптомсыз формалары.
    Яшь төркемнәре буенча
    o 18 яшькә кадәр – 5
    18-30 яшь – 12
    30- 50 яшь – 33
    50-60 яшь – 7
    60-70 яшь – 14
    70-80 яшь – 6
    80-90 яшь – 3
    90 яшьтән өлкәнрәк – 0

    География:
    1. Казан – 61
    2. Яр Чаллы – 4
    3. Чүпрәле – 1
    4. Алабуга – 1
    5. Яшел Үзән – 4
    6. Лаеш – 1
    7. Мамадыш – 2
    8. Түбән Кама – 4
    9. Саба – 1
    10. Тукай – 1

    18 майга республикада COVID-19 ның 2312 очрагы теркәлгән. 1195 кеше терелгән (тәүлеккә - +22 ). Моның белән беррәттән, республикада коронавирустан 8 нче үлем очрагы расланган. 16 майда Түбән Кама районында 1941 елгы бер кеше вафат булган. Ул 1 майдан Түбән Кама хастаханәсендә йогышлы авырулар бүлегендә коронавирусның авыр формасыннан дәваланган, авыру ике яклы пневмония белән катлауланган булган. 6 майда авыру ИВЛ аппаратына күчерелгән. Хроник йөрәк-кан тамырлары һәм астма авырулары белән авырган. Үлем очрагы экспертиза белән расланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: