САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда иң кирәкле һөнәрләр нинди?

Республикага нефть эшкәртү, авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре таләп ителә.

Татарстан икътисады нефть чыгару, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, медицина һәм төзелеш белгечләренә ихтыяҗ кичерә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйтте.

«Төп өлеше нефть эшкәртү производстволарына, нефть һәм нефть химиясенә төшә. Төзелешкә, авыл хуҗалыгына кадрларга ихтыяҗ бик зур. Бюджет тармакларыннан - сәламәтлек саклау өлкәсе. Бүгенге көндә анда белгечләргә ихтыяҗ якынча 40 мең кеше белән билгеләнә», — дип хәбәр итте республика ведомствосы башлыгы. Ул педагоглар, педиатрлар һәм дәвалау эше белгечләре шулай ук кирәк, дип өстәде.

Урта махсус уку йортларында күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр алуны өстен күрсә дә, кайбер өлкәләрдә югары белемле белгечләр кирәк. «Барыннан да элек, авыл хуҗалыгында, агрономия, ветеринария һәм ветеринария экспертизасы, зоотехникада белгечләр кирәк», - диде министр.

Министр чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына балаларга һөнәр сайларга ярдәм итәргә һәм яхшы эшкә урнашу перспективаларын кулдан ычкындырмас өчен баланың мөмкинлекләрен икътисад ихтыяҗлары белән чагыштырырга киңәш итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев