САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда чүп-чар яндыру, учакта, мангалларда азык пешерү тыела

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 3 меңнән 200 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 15 апрелендәге 294 номерлы карары нигезендә республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта (учакта, мангалларда) азык пешерү тыела. Бу турыда Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгыннар чыгу куркынычы янаган торак пунктлары территорияләрендә, урман белән чиктәш яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары ширкәтләрендә, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында, икътисад объектларында, сәламәтлек саклау оешмаларында, шулай ук урманга янәшә торучы урман паркы зоналарында, торфлы урыннарда чүп-чар яндыру, ачык утта (учакта, мангалларда) азык пешерү, пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. 

 

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев