Татарстанда аномаль эсселекне салкын һава торышы алмаштырачак

Термометр баганалары 29 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда аномаль эсселектән соң суытып җибәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Температураның түбәнәюенең сәбәбе - бүген республика территориясенә килгән салкын атмосфера фронты. Алдагы төндә ул төбәккә йогынты ясавын дәвам итәчәк. Татарстанның көнчыгышында җил көчәюе һәм кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Көндез явым-төшем булу ихтималы бик аз. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +14 тән +19 градуска кадәр булачак. Көндез һава +24, +29 градуска кадәр җылыначак, дип  хәбәр итә синоптиклар. Хәер, метеорологлар Татарстанда аномаль эсселектән тынычлык озак булмаячак, дип фаразлый. 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.