САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан – тотрыклылык утравы

“Президент Рөстәм Миңнеханов алып барган курс нәтиҗәсендә Татарстан – тотрыклылык, икьтисади һәм милләтара иминлек үрнәгенә әверелде”, - диде җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко.

Ул Татарстанны ун ел дәвамында озатып барган төп өч моментны билгеләп үтте. “Беренчедән, күзгә күренеп торган бәхәссез икътисади казанышлар. Татарстан республика җитәкчелегенең тоткан юлы нәтиҗәсендә индустриясен югалтмады. Бүгенге көндә конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүче эре гигант-предприятиеләр сакланып калды. Илдә башка мондый төбәкне белмим”, - диде Максим Шевченко.

Икенчесе – милләтара мөнәсәбәтләрдә тигезлекне һәм ризалыкны саклау. “Татарстан төрле халыклар һәм цивилизацияләр бергә яшәүче һәм бер сәяси милләт булып торучы Евразия үрнәген чагылдыра”, - диде Шевченко.

Аның фикеренчә, өченче төп казаныш – буыннар бәйләнеше, булган казанышларны килер буыннарга тапшыру. “Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов аны Татарстан Республикасы киңәшчесе булган Минтимер Шәймиевкә карата саклый. Өлкән буынның традицияләр, тәҗрибәне республика үсеше өчен үзеннән соң килүчеләргә тапшыруы бик мөһим. Бу - бөтен ил өчен үрнәк дип саныйм. Традицияләрне сакламаган дәүләт тотрыклы була алмый”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев