Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә

Корбан бәйрәме уңаеннан 31 июль республикада эшләми торган көн дип игълан ителде.

Татарстан халкын июль аенда тагын бер өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «2020нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында»гы ТР Президенты Указы нигезендә, 2020нче елның 31нче июле - Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак», — диелә хәбәрдә. РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн алдына туры килгән эш көне яки смена озынлыгы бер сәгатькә кыскара. РФ Президенты Указы нигезендә 2020 елның 1 июле Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрү көне итеп билгеләнгән иде. Документ нигезендә көн рәсми рәвештә эшләми торган көн дип саналды. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша