Татарстан буйлап игелек атлый

Штрафларны — игелекле эшкә. «Татнефть» Компания үзенең хәйрия фонды аша республикабызның көньяк-көнчыгышында мохтаҗ кешеләр өчен чираттагы «Игелек җыелмалары» туплады. 10 мең данә азык-төлек җыелмасы Компания объектларында эшләүче подряд оешмаларына салынган штраф санкцияләре суммалары исәбенә формалаштырылган иде.

Һәр җыелмада — гаиләгә туклану өчен иң кирәкле 10 килограмм продуктлар. Болар —

макароннар, ярмалар, тушенка, балык консервалары, шикәр, көнбагыш мае, куертылган сөт, чәй,

казылык эшләнмәләре, «Татнефть-УРС» пешекчеләре көче белән әзерләнгән кул токмачы.

Җыелмалар Алабугага, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Җәлилгә китте, шулай

ук 2–3 көн эчендә Әлмәттә дә бүленәчәк.

«Игелек җыелмалары» төялгән КамАЗларның берсе Зәйгә китте. «Татнефть» бүләкләрен каршы

алучылар арасында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль

мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков та бар иде.

«Татнефть»кә шундый ярдәм өчен зур рәхмәт, — диде ул. — Бу искиткеч, бик вакытлы һәм бик

кирәкле башлангыч. Бүген без 600 җыелмага ия булдык, бу азык-төлекне безнең волонтерлар

тиз арада барлык мохтаҗларга илтеп тапшырыр дип вәгъдә итәбез».

«Татнефть» беренче тапкыр гына «Игелек җыелмалары» тапшыруны оештырмый. Беренче

«дулкында » иң кирәкле продуктларны 12 мең гаилә алды, хәзер бу сан тагын 10 меңгә артты.

Азык-төлек алучылар исемлегендә — ялгыз пенсионерлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле

кешеләр, күп балалы, шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләр, республикабызның

көньяк-көнчыгыш һәм Кама аръягы уку йортлары студентлары.

Рәмис ӘМИНОВ

Наил Гатауллин фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.