САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарча китапларны электрон вариантта да укырга була, хөрмәтле дуслар!

Йөз еллык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты заман алгарышлары белән бергә атлый, аларны үз эшчәнлегендә бик теләп куллана.

Шуның нәтиҗәсендә, татарча басма китаплар белән янәшә электрон һәм аудиокитаплар да чыга башлады. Татарстан китап нәшрияты башкарган бу гаять тә кирәкле һәм әһәмиятле гамәл ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ РӨСТӘМ МИНҢЕХАНОВ ХИМАЯСЕНДӘ БАШКАРЫЛА. Аудиокитаплар өчен халык авыз иҗатының, классик һәм хәзерге заман татар әдәбиятының иң күренекле үрнәкләре сайлап алына. Аларны халкыбызның танылган артистлары Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нурлы, Инсаф Абдулла һәм башкалар укый.
Бүгенге көндә нәшрият сайтында сиксәннән артык аудиокитап тыңларга була. Аларның саны һаман саен артып, тулыланып тора.
Сез әдәби җәүһәрләребез язылган аудиокитапларны сайтыбызга кереп, бушлай тыңлый һәм үзегезгә күчереп ала аласыз. Моның өчен
https://tatkniga.ru/media-book/tat/index.html/ сылтамасына гына керергә кирәк. Татар әдәбияты үзәгендәге аудиокитапларны сез үз эшегездә дә бушлай куллана аласыз. Порталга кагылышлы теләк-тәкъдимнәрегезне ишетү дә бик кызык һәм файдалы булачак.

https://pixabay.com/ru/illustrations/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев