САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

"Танышырга рөхсәт итегез!"

Полиция участок уполномоченныйлары абруен күтәрү, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, республика Эчке эшләр министрлыгы приказы белән 3 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр "Танышырга рөхсәт итегез" дигән акция үткәрелә. Участок уполномоченныйлары полициянең йөзе һәм киң җәмәгатьчелек белән бәйләүче чылбыр буларак, аларның эше районда, республикада аерым контрольдә тора. Теге яки бу участокта эшләнгән җинаять,...

Полиция участок уполномоченныйлары абруен күтәрү, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, республика Эчке эшләр министрлыгы приказы белән 3 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр "Танышырга рөхсәт итегез" дигән акция үткәрелә. Участок уполномоченныйлары полициянең йөзе һәм киң җәмәгатьчелек белән бәйләүче чылбыр буларак, аларның эше районда, республикада аерым контрольдә тора. Теге яки бу участокта эшләнгән җинаять, хокук бозулар турында шактый мәгълүмат шул территориядә яшәгән халыктан алына, шуңа күрә уполномоченныйларны танып белергә тиешләр. Акция барышында кешеләргә уполномоченныйларның кәрәзле телефоны язылган визит карточкалары тапшырыла. Белгәнебезчә, халык полициягә төрле проблемалар, шул исәптән, шәхси тормышка караганнары белән дә мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә участок уполномоченные юридик яктан белемле, нык әзерлекле булырга тиеш.
Участок уполномоченныйларының кабинетлары - аграр көллиятнең тулай торагы бинасында. Кабул итү вакытлары - сишәмбе, шимбәдә 17 сәгатьтән 20 сәгатькә, пәнҗешәмбе көнне - иртәнге сәгать 10нан көндезге 12 сәгатькә кадәр.
Ә бу рәсемдә - район үзәге, авыл участоклары уполномоченныйлары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X