САРМАН
  • Рус Тат
  • Табигать – уртак йортыбыз

    Чиста, уңайлы җирдә яшәүне кем генә яратмый икән? Әмма чана шуарга яратсаң, чанасын тартырга да ярат, диләр бит. Ул чисталыкны булдыру үзебездән тора. Язга чыккач, санитар икеайлыклар да шул максаттан уздырыла. Алар барышында ниләр эшләнгәнлеге, борчыган мәсьәләләр турында без Башкарма комитет каршындагы административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Илгизәр Габделгазизовтан белештек. -...

    Чиста, уңайлы җирдә яшәүне кем генә яратмый икән? Әмма чана шуарга яратсаң, чанасын тартырга да ярат, диләр бит. Ул чисталыкны булдыру үзебездән тора. Язга чыккач, санитар икеайлыклар да шул максаттан уздырыла. Алар барышында ниләр эшләнгәнлеге, борчыган мәсьәләләр турында без Башкарма комитет каршындагы административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Илгизәр Габделгазизовтан белештек.

    - Санитар икеайлык район Башкарма комитетының ТР Министрлар Кабинетының 413нче санлы боерыгына (21.03.2012) нигезләнеп чыгарган карары белән игълан ителгән иде. Шул ук карарда авыл җирлекләре арасында конкурс уздырылуы турында да пункт бар. Аның нәтиҗәләре турында район Сабантуенда әйтеләчәк.

    Икеайлык һәр җирлектә, оешмаларда кар өемнәрен тарату, ачылган җирләрне чистартудан башланды. Аларга агарту, буяу эшләре ялганды. 20-21 апрель көннәрендә район үзәгендә һәм Җәлил бистәсендә зур өмәләр уздырылды. Һәр авыл җирлегендә зиратларны чистарту буенча күләмле эшләр башкарылды. Аларда юл кырларын чистарту, чүплекләрдә эттерү, күмдереп таптату эшләре әле дә бара. Оешмалар чәчәкләр утырталар, Сабантуйга әзерлек эшләре башланды.
    Комиссия Җәлилдә һәм Сарманда атна саен уздырылучы утырышларда участок инспекторларыннан, экологик полициядән кергән протоколларны карый. Икеайлык барышында 53 протокол каралды, административ чаралар күрелде. Чүбеңне теләсә кая ташлаганчы, моның өчен 2000-5000 сум штраф түләргә туры киләчәген уйларга кирәк. Терлекләрне, көтүгә йөртү урынына, авыл урамына чыгарып җибәрүчеләргә дә салына штраф. Кагыйдә бозган җаваплы, юридик затлар өчен штрафлар күләме 15-30, 50-200 мең сум тәшкил итә.
    Безне борчыган мәсьәләләрнең берсе - кешеләрнең үзләре үк ял итә торган урыннарны пычратулары. Кара-каршы, Бүзат чишмәләре ничек матур итеп төзекләндерелде, аларны аграр көллият, гимназия укучылары карап, чистартып тора. Ә яллардан, бәйрәмнәрдән соң, хәтта туйчылар артыннан ул чишмә буйлары куркынычка әйләнә. Һәркем үз өендә тәртип булганны ярата, тик табигатьнең безнең уртак йортыбыз булуы турында оныта.
    Икенче мәсьәлә - күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең чүпләрне, чүп машинасы килгәнне көтмичә, урамда калдырып кереп китүләре. Аннан чүпләр теләсә кая тарала. Шул ук вакытта, чүпне җыю сәгатьләрен кеше эштән кайткан вакытка туры китерүне сораучылар да күп.
    Җәйгә чыксак, сарыкларны көтүгә йөртмәү башны авырттыра торган таякка әйләнә. Сарыгы күрше бакчасына кергәннәр өстеннән шикаятьләр язу башлана, тавыш китә.
    Кеше үз өендәге тавышны тышка чыгарырга яратмый. Шулай әйләнә-тирәгә дә бары чисталык, матурлык кына таратып яшик әле, торган җиребез ямьле булсын.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим