САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табиблыгы күктән бирелгән, диләр табиб Зөлфия Раил кызы хакында 

(Зөлфия Раил кызы Саликовага) 


Менә кем ул тугры хезмәтенә, 
Аңа сәләт күктән бирелгән. 
Сырхауның һәр күзәнәген тоя, 
Бер чир читләп үтми күзеннән. 

Ашыкмыйча бирә сорауларын, 
Тыңлый, карый, эзли сәбәбен. 
Матур сыйфатларны биргән Тәңрем, 
Иң мөһиме, биргән әдәбен. 

Тикшерүләр бирә нәтиҗәсен, 
Чирнең башлангычы беленә. 
Төрле алымнарны эшкә җигеп, 
Барыбер төшә чирнең эзенә. 

Авыру белән бергә куана ул, 
Алга китеш күреп күзендә. 
Намуслылык бизи аның эшен, 
Ышандырып әйтә сүзен дә. 

Һәрбер кеше аңа рәхмәт укый, 
Хөрмәт белән аңа баш ия. 
Халык ихтирамын тоеп яши 
Безнең табибәбез Зөлфия. 

Айсылу Кәлимуллина-Фазлыева.

Сарман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев