Табибларга эшләргә комачаулаган кешеләрне җәзага тартырга тәкъдим иттеләр

"Медицина ярдәме күрсәтүгә комачаулау" маддәсе буенча ике елга кадәр иректән мәхрүм итү чарасы кертелергә мөмкин.

Дәүләт Думасы депутатлары җинаять кодексына яңа маддә өстәргә тәкъдим итте. "Медицина ярдәме күрсәтүгә комачаулау" турындагы маддә хакында закон проекты икенче укылышка әзерләнә. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Басма ачыклаганча, закон проектының текстында "медицина хезмәткәренең медицина ярдәме күрсәтү буенча законлы эшчәнлегенә теләсә нинди формада комачаулык күрсәтү" аркасында авыруның сәламәтлегенә зур зыян килсә, ике елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнәчәк.

 

Әгәр табиблар соңга калу аркасында фаҗига булса, гаепле кешене дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша