САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сыра файдалымы?

Соңгы елларда сыраны тамак кибүне баса торган эчемлеккә тиңли башладылар. Ләкин аны һич кенә дә зыянсыз дип әйтеп булмый. Кайбер төр сортларында алкоголь күләме 10, хәтта 12 процентка җитә. Үсмер чорда сыра куллану аеруча зыянлы, ул аңа бәйлелекне, башкаларга караганда, 3-4 мәртәбәгә тизрәк барлыкка китерә. Беренче карашка шәраб, аракыга караганда...

Соңгы елларда сыраны тамак кибүне баса торган эчемлеккә тиңли башладылар. Ләкин аны һич кенә дә зыянсыз дип әйтеп булмый. Кайбер төр сортларында алкоголь күләме 10, хәтта 12 процентка җитә.
Үсмер чорда сыра куллану аеруча зыянлы, ул аңа бәйлелекне, башкаларга караганда, 3-4 мәртәбәгә тизрәк барлыкка китерә. Беренче карашка шәраб, аракыга караганда аның зыяны азрак кебек, ләкин нәтиҗәләре шул ук. Күп кенә илләрдә үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, хроник алкоголизмнан сыраны кирәгеннән артык күп кулланучылар иза чигә. Сыраның кеше организмына китергән зыяны бик зур. Аның составындагы кушылмалар тамырларны киңәйтә, бавырда кан туктавы барлыкка килә. Бу бавыр күзәнәкләренең һәм аның функциясенең зарарлануына китерә, эндокрин системасында үзгәрешләр барлыкка килә, баш мие күзәнәкләре үлә. Германиянең беренче рейхсканцлеры Бисмарк сыра куллануның зыянын үз тәҗрибәсендә белгән һәм сыра алкоголизмына карата мондый бәясен биргән: аны куллану ялкаулыкка, көчсезлеккә китерә, аң ягы да томалана. Сыраны күп куллану гармональ үзгәрешләргә дә китерә. Ир-атларда хатын-кыз тибындагы симерү барлыкка килә, күкрәк бизләре зурая, янбаш сөякләре киңәя, хатын-кызларда киресенчә, ир-атларга тартым үзгәрешләр барлыкка килә, ир-атлардагы кебек пеләшләнү башлана, тавыш тембры түбәнәя. Әгәр кеше көнгә бер литрдан да артык сыра куллана, аны эчмәсә тиз кыза, усаллана, сырасыз йоклый алмый икән, чаң сугарга кирәк. Якыныгыз сыра ятьмәсенә эләксә, нәрсә эшләргә, нинди ярдәм күрсәтергә соң? Менә берничә киңәш. Иң элек сыраны күп кулланган очракта була торган авырулар турында алдан ныклап әзерләнегез һәм сыра алкоголизмының авыр нәтиҗәләргә китерүе турында танышларыгыз, табиблар белән булган әңгәмәләрне, төрле гыйбрәтле хәлләрне мисал итеп сөйләгез. Аны нинди дә булса кызыклы эшкә тартырга тырышыгыз - сыра эчү турында уйларга вакыты калмасын. Кинога, театрларга яки балыкка барыгыз, ауга чыгыгыз. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә дә була. Әгәр сезнең якыныгыз дуслары килгәч сырага үрелүчән икән, андый дуслар белән мөмкин кадәр сирәгрәк очрашырга тырышыгыз. Иң отышлысы - белгечкә - наркологка яки психиатрга мөрәҗәгать итү. Әлбәттә кешене табиб ярдәме кирәклеккә төшендерү бик кыен. Бары тик сезнең ярдәм, кайгыртучанлык кына аңа ялгыш адым ясаудан ярдәм итәчәк. Шуны онытмагыз: сыра тагын да авыр наркотик матдәләргә илтүче беренче легаль наркотик ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев