Суны көненә күпме эчәргә кирәк?

Кеше көненә ким дигәндә 2-2,5 литр су эчәргә тиеш.

Шулай булмаса, матдәләр алмашы бозылырга, кеше төрле чирләргә тарырга мөмкин, дигәнне еш ишетәбез. Әмма бу тәкъбир нигезле тикшеренүләр белән расланмаган. Бары тик спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен киңәш рәвешендә узган гасырның 70нче елларында тәкъдим ителгән.

Бөек Британия галимнәре әйтүенчә, сәламәт организмда баш мие һәр процессны контрольдә тота. Тәндә су микъдаре кими башлау белән сусау сигналлары барлыкка килә. Шулай ук, баш миеннән бөерләргә "Организмда дымны сакларга!" дигән сигнал бирелә икән.

Кыскасы, үз организмыгызга игътибарлы булыгыз, ул үзе нәрсә кирәклекне белдереп тора, дип хәбәр итә "Би-Би-Си".

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    9 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте