САРМАН
  • Рус Тат
  • Сугыш кайтавазы

    Узган гасырның 50 нче елларында, халык сугыштан соңгы тыныч тормышка әкренләп күнегә башлаган бер вакытта, Кәшфия апаның (ул - минем әтинең апасы) өенә таныш булмаган бер кеше килеп керә. "Сәхипҗан абыйның туганнарын, Сарманда яшәүче кызын күрәсем килгән иде", - диюгә, Кәшфия апаның күңелендә йөргән өмет чаткысы тагын кабына. Кәшфия апаның...

    Узган гасырның 50 нче елларында, халык сугыштан соңгы тыныч тормышка әкренләп күнегә башлаган бер вакытта, Кәшфия апаның (ул - минем әтинең апасы) өенә таныш булмаган бер кеше килеп керә. "Сәхипҗан абыйның туганнарын, Сарманда яшәүче кызын күрәсем килгән иде", - диюгә, Кәшфия апаның күңелендә йөргән өмет чаткысы тагын кабына.
    Кәшфия апаның әтисе Сәхипҗан, коммунист буларак, җиде баласын калдырып, үз теләге белән фронтка китә. Ул сугышта хәбәрсез югала. Аның соңгы хаты Сталинград фронтыннан килә. Көтелмәгән кунак Күтәмәле авылы кешесе булып, Сталинградта барган канкойгыч сугышлар вакытында Сәхипҗан абыйны очратуы, якташларның елашып, истәлекләр белән уртаклашуы турында сөйли. Бу кеше китеп, күпмедер вакыттан соң Кәшфия апа әтисе турында күбрәк мәгълүмат алу өчен, Күтәмәлегә бара, ләкин, кайчандыр сөенечле хәбәр алып килгән кеше, яралары яңарып, инде үлгән була.
    Бу аянычлы вакыйга минем хәтеремә уелып калган. Чөнки бабам турында күбрәк беләсе килү теләге мине гомерем буе эзәрлекли. Аның соңгы көннәрен мин еш күз алдына китерә идем: партизан отрядындамы, атакага баргандамы, әллә окопта ятканда һәлак булганмы ул. Бабам Сарман районы уллары һәм кызларының исемнәре кертелгән "Хәтер" китабының 164 нче битендә, хәбәрсез югалган буларак, исемлеккә теркәлгән. Кәшфия апаның гомере буе әтисе турында беләсе килде: Үзәк Хәрби архивка да, Сталинград сугышы архивына да хатлар юллап карады, ләкин бернинди мәгълүмат та юк, дигән хәбәрләр генә килә торды.
    Инде өмет өзелеп, бабам турында башка бернинди дә хәбәр таба алмаячагыма ышанган бер мәлдә, 2012 нче елның октябрь аенда язмыш мине "Татнефть" ААҖ оештырган сәләтле бабалар һәм аларның остазлары слетында катнашу өчен Норлат якларына алып килде. Норлатның 4 нче гимназиясендәге Ватан сугышы музее белән танышканда, "Ватан" эзләнү отряды җитәкчесе Садертдинов Булат Сәхәп улы белән очрашырга насыйп булды. Ул үзләренең Сталинград сугышы булган җирләрдә сугыш коралларын, солдатларның сөякләрен табулары турында сөйләде. Сүз иярә сүз китеп, Сарман кешеләре табылуы турында да әйтте. Мин, бик кызыксынып, бу кешеләрнең исемлеген сорадым. Ни күзем белән күрим, шулар арасында минем бабамның да фамилиясе бар иде. Мин аның кайда һәм ничәнче елда тууын да, кайдан сугышка китүен дә, нинди хәрби дәрәҗәдә булуын да белә идем. Шуның өстенә аның Татарстан җирендә оештырылган җиде укчылар дивизиясенең 64 нче номерлысының 440 нчы укчылар полкы составында Сталинград өлкәсенең Городищенск районы, Ерзовка авылы янында сугышканын белдем. Бу исемлектә бабам Ерзовка авылы тирәсендә һәлак булган диеп язылган. Сөенечнең чиге юк иде. Эзләнү эшенә бик кызыксынып, улым да кереште. Кайткач, бабамның соңгы көннәрен белү теләге белән, Интернет аша мәгълүмат эзләргә булдык (интернет зур мөмкинлекләр ача!). Бәхеткә каршы, Сталинградны саклаганда үлмәгәнлеге, госпитальгә эләккәне турындагы документка тап булдык. Шуннан китте инде эзләнү! Интернет - форумга язганнан соң, безгә бик күп җаваплар килде. Госпитальгә красноармеец булып эләккәне, аннан соң старшина дәрәҗәсе бирелгәнлеге ачыкланды. Кыр почтасында 1943нче елның җәендә хаты теркәлгәне дә билгеле булды. Шуннан соң бабам сугышкан 68 нче укчылар дивизиясе, бер мәгълүмат чыганагы буенча, Калуга өлкәсендә, икенче чыганакта Көнбатыш фронтында Смоленскта күренә. Димәк, без 1942 нче елда "хәбәрсез югалган" дигәннән соң бабайның тагын бер ел язмышын белдек. Эзләнү дәвам итә.
    Кызганычка каршы, хәзер инде Кәшфия апа да, аның туганнары да исән түгел. Ләкин без, нәселебезнең дәвамчылары, бабамның якты истәлегенә тугры калып, аның батырлыгына баш иябез. Ул да, бәлки, кайдадыр туганнар каберлегендәдер. Бу каберлекләр - халкыбызның йөрәк әрнүе, сагышы. Мин бабам белән горурланам, чөнки ул дошман алдында тез чүкмәгән, кешелек тарихындагы иң каты, иң газаплы сугышта чын фидакарьлек күрсәтеп, батырларча һәлак булган. Тыныч йокла, авыр туфрагың җиңел булсын, бабам.
    Ятып калган һәр сугышчы җир куеныннан күтәрелеп, танылмыйча торып, сугыш бетмәгән булып исәпләнә. Бабам турында мин, сугыш бетеп, 67 ел үткәч белдем. Ил каһарманнарын, туганнарыгызны эзләгез, алар алдында соңгы бурычыгызны үтәгез, дигән теләктә калам.
    Исемлектә Сарман районы авылларыннан бик күп кешеләр бар. Аларның да бит балалары һәм туганнарының һәлак булган якыннары турында беләсе киләдер. Түбәндә шул исемлек китерелә. Беренче баганада - сугышчының исем-фамилиясе, икенчедә - туган елы, өченчедә - туган урыны. Алар сугышка барысы да Сарман хәрби комиссариатыннан алынганнар. Тагын да тулырак мәгълүмат алу өчен редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз.
    АХМЕТОВ АМИРЗЯН АХМЕТОВИЧ 1923 д.Бал-Тамак
    ГАЗИЗОВ ИКСАН ГАЗИЗОВИЧ 1909 с.Сарманово
    ПЕТРОВ ЯКОВ АФАНАСЬЕВИЧ 1923 д.Бал-Тамак САЛАХОВ САИХ САЛАХОВИЧ 1923 с.Рангазар ХАБИБУЛЛИН ХАМАДХАН 1923 Сармановский р-н
    ХАЛИУЛЛИН ХАБИБУЛЛА ХАСИЕВИЧ 1906 Сармановский р-н
    ХАРИСОВ ХАРИС ХАРИСОВИЧ 1923 с.Рангазар ХАФИЗОВ БАХТИГАРАЙ ХАФИЗОВИЧ 1907 д.Бикасаз
    ХИСАМОВ НИГМАТУЛЛИН АБДУЛЛОВИЧ 1904 Карамалинская МТС
    ХУСНУЛЛИН НУРУЛЛА ХУСНУЛЛОВИЧ 1906 с.Муртыш-Баш
    БАЙХУЗИН КИЯМ 1922 с.Лешев-Тамак ГАРАЕВ ГАТУФ ГАРАЕВИЧ 1923 с.Нижний Лешев
    ЗИМИРОВ ГАБДРАКИП с.Альметьево
    ЗИННАТУЛЛИН ЗАЙТУН ЗАЙТУЛЛОВИЧ 1923 с.Верхние Чершилы
    МАКАРОВ ЛУКА ЕГОРОВИЧ 1897 с.Ляки
    МИНЗЯНОВ АХМЕТЗЯН 1923 Альме,с.Холод.Поляна АКУЛИНИН ИЛЬЯ ТИМОФЕЕВИЧ 1898 Куйбышевская обл.
    САЛАХОВ КИЯМ 1913 Дрожжановский,с.Ишли АЕМОВ МУХАМЕД 1923 с.Каташ-Каран
    КУЗНЕЦОВ ЛАЗАРЬ ПАВЛОВИЧ 1904 д.Нарат-Асты
    ВАЛИЕВ БАРИ ВАЛИЕВИЧ 1906 с.Старый Мензелябаш ЗАГИДУЛЛИН МАХМУТ ЗАГИДУЛЛОВИЧ 1924
    САКСОНОВ ПЕТР ИВАНОВИЧ 1909 БолшТархановский р-н МИФТАХОВ МУХАМАТДИН МИФТАХОВИЧ 1901 с.Иляксаз
    САЛИХОВ САХИПЗЯН САЛИХОВИЧ 1900 с.Старое Ахметово
    ШАКИРОВ ШАЛИМУХАМЕТ(ШАМАН) 1922 д.Кук-Тау
    ЗАГИДУЛЛИН ЗАМИЛЬ ЗАГИДУЛЛОВИЧ 1920 с.Иляксаз
    ЮСУПОВ МИННАХМЕТ АХМЕДОВИЧ 1895 д.Юлтимирово
    ВАЛИУЛЛИН ШАМЕТ 1910
    ХИСАМОВ ШАКИРЗЯН 1909 д.Дусюмово
    АЛМУХАМЕДОВ ГИРЕЙ 1908 Сармановский р-н
    БАЛХАШОВ МУХАМЕД МУХАМЕДОВИЧ 1896 Сармановский р-н
    ГИЗЗАТУЛЛИН САБИРЗЯН ГИЗЗАТОВИЧ 1898 Сармановский р-н
    ЗАРИПОВ ХАЗИАХМАТ ЗАРИПОВИЧ 1924 с.Иляксаз
    ЛАТЫПОВ АХМАДЬЯН 1906 Сармановский р-н
    ПОМЯКУШИН АЛЕКСАНДР ТИМОФЕЕВИЧ Саратовская обл.
    ШАЙГАЛИН ГАБДУЛЛА 1923 п.Калатау
    ЮНУСОВ АНТУРГАН ЮНУСОВИЧ 1923 Сармановский р-н
    ГАББАСОВ МУСА 1894 Сармановский р-н
    РИЗАТДИНОВ АХМАТДИН РИЗАТДИНОВИЧ 1921 с.Нуркеево
    ФЕДОТОВ СЕРГЕЙ ИВАНОВИЧ 1901 д.Ивановка
    ШАФИКОВ НУРИ 1902
    САЛИМОВ ВАГИЗ 1915 с.Рангазар

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: