САРМАН
  • Рус Тат
  • Спартакиада җиңүләр китерә

    Районның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләре җыелма командасы шушы тармак хезмәткәрләре арасында уздырылучы спартакиадада уңышлы чыгышлар ясый. 21 февральдә ул волейбол буенча Мөслимдә булган зона ярышларында җиңеп кайтты. Бу җиңүләрдә бигрәк тә аграр көллият хезмәткәрләренең өлеше зур. Спартакиадага старт былтыр бирелгән иде. Ул...

    Районның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләре җыелма командасы шушы тармак хезмәткәрләре арасында уздырылучы спартакиадада уңышлы чыгышлар ясый. 21 февральдә ул волейбол буенча Мөслимдә булган зона ярышларында җиңеп кайтты.
    Бу җиңүләрдә бигрәк тә аграр көллият хезмәткәрләренең өлеше зур. Спартакиадага старт былтыр бирелгән иде. Ул үз эченә бик күп төрле ярышларны ала һәм ел әйләнәсе бара. Район командасы зона ярышларында җиңүчеләр рәтеннән төшми. Февраль урталарында Лениногорскида чаңгы буенча ярышларда да ул беренче урынны алган иде. Ә аннан алдарак өстәл теннисы, стритбол ярышларында җиңүче булды. Команда җиңел атлетика, шахмат буенча һәм башка төр бәйгеләрдә дә сынатмас, дип ышанабыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим