Сәламәтләндерү лагерена түләүсез юлламалар бар. Кемнәр бу мөмкинлектән файдалана ала?

Авыр тормыш хәлендә калган 7-15 яшьлек балалар 2019 елның 28 октябреннән 17 ноябрьгә кадәр Чистай шәһәренең “Раздолье” сәламәтләндерү комплексында - 21 көн, Яр Чаллының “Саулык” комплексында 31 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр 7 көн үз сәламәтлекләрен ныгытып кайта алалар.

Бу аз керемле, гаилә кереме кеше башына туры килә торган уртача яшәү минимумыннан түбән булган категорияләргә керүче гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да кагыла. Әти-әни тәрбиясеннән башка, опекуннар белән яшәүчеләр, сәламәтлекләре һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар да бу сәламәтләндерү үзәкләренә бара алачак. Югарыда телгә алынган категорияләргә керүне раслаучы документларның булуы шарт. Барлык сораулар буенча һәм өстәмә мәгълүмат алу өчен, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә 2-53-13 телефон номеры аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Альбина Сабирова язмасы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде