САРМАН
  • Рус Тат
  • Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

    Безнең яклардагы кыш - битләрне өшетә, кулларны чеметеп-чеметеп ала торган иң салкыны, буранлысы. Кыш көне кешеләр калынрак киенергә тырышалар, витаминнар - җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр ашыйлар. Шуңа да карамастан, кыш буена бер генә тапкыр булса да, авыручылар аз булмый. Ә кемдер ел буена берничә кат, кемдер язын яки көз айларында гына...

    Безнең яклардагы кыш - битләрне өшетә, кулларны чеметеп-чеметеп ала торган иң салкыны, буранлысы. Кыш көне кешеләр калынрак киенергә тырышалар, витаминнар - җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр ашыйлар. Шуңа да карамастан, кыш буена бер генә тапкыр булса да, авыручылар аз булмый. Ә кемдер ел буена берничә кат, кемдер язын яки көз айларында гына авырый. Кемнең организмы ничек бит.
    Ә менә кыш көне авырмас өчен, минем дусларым ниләр эшлиләр икән? "Мин кыш буена кимендә бер тапкыр авырып алам, ә инде бер тапкыр авырдым икән, дәвалану озакка сузыла. Иммунитетымны күтәрү өчен, төрле витаминнар эчәм, җылы киемнәр киям, ә аягымнан кыш дәвамында итек төшми", - ди Гүзәл. Ә Нияз, кыш айларында салкын тидереп авырмас өчен, спорт белән шөгыльләнә, файдалы, витаминнарга бай булган ризыклар ашый. Дустым Ләйсәнә исә кыш айларын яратмый. "Бик салкын бит... Салкын тидермәскә тырышып, әллә нинди витаминнар эчеп, кыш буе суган-сарымсак ашап чыккан кешеләрне мин бик аңлыйм. Чөнки үзем дә шундый. Үткән елны хәтта Яңа ел бәйрәмен дә күрә алмый калдым! Кызганыч булды. Бөтенесе күңел ачып, биеп-җырлап, табында тәмле ризыклар ашап утырганда, мин урыннан да тора алмадым", - ди ул.
    Авырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Кайберәүләрне әлеге сорау кыш айларында гына түгел, ә ел дәвамында борчуга сала. Табиблар белән киңәшләшкәннән соң, авырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген мин хәтта язып та алдым. Беренче эш итеп, урамга чыкканда, җылы киенергә кирәк. Икенчедән, кайбер кеше, чирләмәс өчен, күбрәк өйдә утырырга тырыша. Бу һич кенә дә дөрес түгел. "Саф һава - башка дәва", - дип әйтергә ярата иде минем әбием. Өченчедән, нинди дә булса спорт төре белән даими шөгыльләнү, чыныгу яхшы. Тәнең чыныккан булса, сиңа бернинди салкыннар да куркыныч булмаячак. Бишенчедән, витаминнар, җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга кирәк.
    Шушы гади генә киңәшләрне үтәсәгез, кыш көне сезне авырулар әйләнеп үтәр. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим