САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сәламәт һәм матур булу өчен 8 төрле шифалы эчемлек кулланырга кирәк

*

1. Кефир: ашкайнату, нерв системасына уңай йогынты ясый, ябыгырга булыша.

2. Алма согы бавыр, бөер эшчәнлеген яхшырта.

3. Гранат согы: йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, гипертония, анемия вакытында файдалы.

4. Ромашка чәе нервларны тынычландыра.

5. Су организмнан агулы матдәләрне чыгара, ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

6. Бөтнек чәе эчкәннән соң, ашказаны согы активрак бүленеп чыга, кан тамырлары һәм буыннарга уңай йогынты ясый.

7. Мүк җиләгеннән ясалган морс С витаминына бай, иммунитетны яхшырта, температураны төшерә.

8. Баллы су. Иртә белән ач карынга бал кушылган су эчүчеләрнең иммунитеты нык була, ашкайнату системасы яхшы эшли, моннан тыш, организмнарын шлаклардан чистарталар. Диетологлар фикеренчә, бер стакан суга бер чәй кашыгы бал салып эчүне гадәткә кертергә кирәк. Әлеге катнашмага бер чәй кашыгы алма серкәсе яки лимон согы да өстәргә була. Моны белгечләр тормыш эликсиры дип атый.

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев