САРМАН
  • Рус Тат
  • Сине искә алып, Җәлил!

    28 нче февраль көнне Җәлил поселогының икенче мәктәбендә герой-шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган укучыларның республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Быел ул икенче тапкыр уздырылды. Конференция эшендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты профессоры, филология фәннәре докторы, академик Х.Миннегулов, Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты...

    28 нче февраль көнне Җәлил поселогының икенче мәктәбендә герой-шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган укучыларның республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Быел ул икенче тапкыр уздырылды.
    Конференция эшендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты профессоры, филология фәннәре докторы, академик Х.Миннегулов, Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты С.Трофимова, Әлмәт дәүләт нефть институтының чит телләр кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты С.Надыршина, физика кафедрасы өлкән укытучысы Г.Хәсәнова, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Р.Ласкова, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалы педагогика һәм психология кафедрасы өлкән укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты Р.Яббарова, "Җәлилнефть" идарәсенең административ-хуҗалык бүлеге инженеры И.Сафин, химия лабораториясе инженеры Р.Шәрипова, "Мәгърифәт" газетасының хатлар бүлеге мөдире Н.Шәйхетдинова, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры А.Сабирова, Җәлил поселогының Хезмәт даны һәм туган як музее җитәкчесе А.Галиәхмәтова катнаштылар.
    Аларны, конференциядә катнашучы укучылар һәм укытучыларны иң элек мәктәп директоры Р.Хәбибуллин сәламләде. "Без каһарман шагыйребезне тирән хөрмәт белән искә алабыз. Шунысы куанычлы, аңа багышланган мондый чарада узган ел йөзгә якын укучы катнашса, быел оештыру комитетына республиканың 16 районыннан 150 дән артык эш керде", - диде ул. "Поселок 40 елдан артык М.Җәлил исемен йөртә. Бүгенге конференция сезнең алдагы фәнни-тикшеренү эшләрегез өчен старт булсын. Уңышлар, яңа ачышлар сезгә", - диде мәгариф бүлеге мөдире З.Гыйләҗева, конференция эшендә катнашучыларны район башлыгы Н.Закиров һәм шәхсән үз исеменнән сәламләп, һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ә нефтьчеләр исеменнән бәйрәм белән котлау сүзләрен "Җәлилнефть" идарәсенең административ-хуҗалык бүлеге начальнигы А.Әкбәров җиткерде. Ул шулай ук кыскача бу төбәктә нефть табылу, идарә тарихына тукталды. Республиканың иң гүзәл почмагыннан берсе булган көньяк-көнчыгыш төбәгендә "кара алтын" сугыштан соңгы елларда чыгарыла башлый. 1956 нчы елда ул нефть чыгару буенча I урынны ала. 1959 нчы елда "Әлкәйнефть" идарәсе төзелә. Төрле елларда төрле үзгәрешләр кичереп, бүгенге көндә ул "Җәлилнефть" исемен йөртә. Хәзер ул - алдынгы технологияләрне киң куллана торган заманча предприятие. Ул үз эшчәнлеген дүрт административ - Сарман, Зәй, Азнакай, Әлмәт районнарында алып бара. Аның карамагында - күпсанлы бүлекләр, цехлар һәм башкалар. 2001 нче елда ул 500 миллионынчы тонна нефть табылу тантанасын билгеләп үтте. Идарәдә әйләнә-тирә мохитны саклауга да зур игътибар бирелә. Әйтик, цехлар тарафыннан җитмештән артык чишмә төзекләндерелгән. Нефтьчеләр төрле дәрәҗә спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә дә сынатмыйлар, киң күләмдә хәйрия эшчәнлеге алып баралар. Бүгенге конференция дә - шуның ачык мисалы.
    Конференциянең олы кунагы Хатыйп Миннегуловның чыгышы барыбызны да дулкынландырды. "Без - чын мәгънәсендә бәхетле халык. Моннан берничә еллар элек Украинада булырга, парламент вәкиленең чыгышын тыңларга туры килде. "Сез - татар халкы - бөек халык, бәхетле халык. Чөнки сезнең Муса Җәлилегез бар. Ә ул - тиңдәшсез батырлык, рухи бөеклек үрнәге", - диде ул. Кызганыч, без бу хакта тирәнтен уйлап бетерә алмыйбыз. Җәлил генә түгел, Кол Гали, Тукай, Такташ, Ибраһимов һәм башкалар безнең милли әдәбиятыбызны бизи, безне горурландыра. Мондый күренекле шәхесләр Сарман төбәгеннән дә күп чыккан. Әйтик, Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәнов, 16 ел төрмәләрдә газап чиксә дә, кешеләргә, тормышка мәхәббәтен җуймаган Соббух Рәфыйков. Бөтен Гарәбстанга билгеле Морад Рәмзи дә - тамырлары белән сезнең яктан. Аяз Гыйләҗевның "Өч аршын җир"е төрек теленә тәрҗемә ителде һәм ул анда Чыңгыз Айтматов әсәрләреннән дә югарырак бәя алды. Туган ягыңны, аның тарихын белергә кирәк. Шунда гына син үз ягыңның улы, кызы булып үсәсең. Туган ягың, тарихың турында уйлану - зур нәрсә", - диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп.
    Икенче мәктәп укучысы Миләүшә Шәйдуллина Сарман төбәгенең данлыклы шәхесләре белән таныштырды. Ангелина Әкбәрова "Сарман" газетасының тарихы турында сөйләде. Булат Насыйбуллин, Айрат Сабиров "Җәлилнефть" идарәсенең әйләнә-тирә мохитны саклауда тоткан роленә тукталдылар. Раил Мирвәлиев фәнни эшен инглиз телендә башкарган, ул Сарман төбәге язучыларының иҗатларын өйрәнгән. Пленар утырышта район җирлегеннән чыккан сугыш батырлары, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, композиторлар, рәссамнәр һәм башкалар да искә алынды.
    Соңыннан конференция үз эшен биш секциядә дәвам итте: татар филологиясе, туган якны өйрәнү, "Иҗат кырлары", табигать фәннәре, табигый-фәнни цикл. Туган якны өйрәнү секциясендә эшләүче укучылар туган авыллары тарихын, аның табигый һәйкәлләрен, күренекле кешеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүгә зур урын биргәннәр. Фәнни эшләрен эргонимнар, неологизмнарга багышлаучылар да булды. Ә инде район мәктәпләре укучылары арасында якташларыбыз Аяз Гыйләҗев, Клара Булатова, Гафифә Гаффарова иҗатын өйрәнүчеләр дә булу аеруча сөендерде. Жюри әгъзалары укучыларның фәнни эшләрен аз өйрәнелгән темаларга багышлауларын да хупладылар. Әйтик, арада җәлилче Раян Зәбировның тормыш юлын өйрәнүчеләр дә бар иде.
    Конференциягә йомгакны Х.Миннегулов ясады, фәнни эш белән шөгыльләнүче укучыларның арта баруын билгеләп үтте. Урыннарга килгәндә, район укучылары да шактый призлы урыннар алдылар. Җәлил гимназиясеннән Чулпан Галиева (рәсемдә С.Трофимова (уртада) һәм укытучысы Р.Исхакова белән), Җәлил икенчедән Лилия Хәкимова, Илназ Әхмәтҗанова, Ришат Габидуллин - I, Җәлил икенчедән Илназ Әхмәтҗанова (ул берничә секциядә эшләде), Иске Кәшердән Румия Зәйнагова, Ләшәү Тамактан Айнур Корбыев - II, Күтәмәледән Айдар Арсланов, Җәлил икенчедән Рөстәм Хаҗиев III урынга лаек булдылар. Иске Кәшердән Гөлшат Нариманова (рәсемдә Х.Миннегулов аны бүләкли), Иске Минзәләбаштан Ирек Нуртдинов, Җәлил гимназиясеннән Юля Анненкова, Җәлил беренчедән Руслан Маннапов, Күтәмәледән Айнур Шәрәфетдинов, Җәлил икенчедән Илгиз Сәлимгәрәевның эшләре дә яхшылар рәтендә билгеләнеп үтте. Ә Илназ Әхмәтҗанова поселокның Кызыл китабын төзегән, һәр үсемлеккә рус, татар, латин графикасында аңлатма биргән. Х.Миннегулов аның эшенә югары бәя бирде. "Мәгърифәт" газетасының хатлар бүлеге мөдире Н.Шәйхетдинова Җәлил икенче мәктәбе укучылары Ангелина Әкбәрова, Раил Мирвәлиев, Миләүшә Шәйдуллина, Айрат Сабиров, Булат Насыйбуллинга махсус диплом тапшырды.
    Конференциядә катнашучылар укучылар, укытучылар һәм башкалар исеменнән аны оештыручыларга - Казан (Идел буе) федераль университетына, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтына, мәгариф бүлегенә, Җәлил поселогының икенче мәктәбенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим